Ютазы районының яшь йолдызлары – Ык буе авыллары Сабан туенда
Җәмгыять

Ютазы районының яшь йолдызлары – Ык буе авыллары Сабан туенда

21-22 июль көнне Башкортстан Республикасының Туймазы районы Төмәнәк авылында «Ык буе авыллары Сабан туе» Бөтенроссия халыкара дуслык бәйрәме узды.

Татарстан белән Башкортстан арасындагы багланышлар өчен ак җәймә булып торган бу бәйрәмдә, Татартсан Хөкүмәте һәм бик күп район вәкилләре белән беррәттән, Ютазы районы делегациясе дә катнашты. Район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова Сабан туе хуҗаларына истәлекле бүләк тапшырса, районыбызның визит карточкасы булган "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле кызлары үзләренең ялкынлы биюләре белән Сабан туеның якты бер бизәгенә әверелде.


Нет комментариев