Районыбызда - яңа спорт сулышы
Арабызда яхшы кешеләр

Районыбызда - яңа спорт сулышы

Өстәл теннисы – яшь әллә ни зур әһәмияткә ия булмаган бердәнбер спорт төре: спортның бу төрен карты да, яше дә үзләштерә ала.

Быел июньнән «Олимп» спорт мәктәбендә яңа хезмәткәр тренерлык эшчәнлеген башлады. Төгәлрәк әйткәндә, Урыссу бистәсендәге «Чемпион» өстәл теннисы үзәгендә Ринат Эльбрусович Хәмзин балаларны өстәл теннисына өйрәтә башлаячак. Бу – тәҗрибәле остаз, Үзбәкстан чемпионы, күрше Октябрьскийда тренерлык мәйданчыгында  билгеле уңышларга ирешкән кеше. Ул көчле спортчыларның берничә буынының “әтисе” дип әйтсәк тә, һич арттыру булмастыр. Аны «Авыл тренеры» программасы буенча эшкә чакырганнар, бу программа 1 миллион сум акчалата ярдәмне күздә тота, әмма биш ел эшләү мәҗбүри.

Тренер Ринат Хәмзин БР чемпионаты җиңүчеләре белән
Тренер Ринат Хәмзин БР чемпионаты җиңүчеләре белән 

Баштан ук әйтеп үтик: өстәл теннисы – ракетка белән өстәлгә җиңелчә «шакылдату» гына түгел, бу – үз кагыйдәләре һәм таләпләре булган спорт. Ринат Хәмзин – бу эшнең остасы. Балаларны ракетка тотарга гына өйрәтеп калмый ул – аларны уйларга, көндәшенең гамәлләрен өч адым алданрак исәпләп чыгарырга һәм үз мөмкинлекләрен  йөз проценткача кулланырга мәҗбүр итә. Аның педагогик өндәмәсе гади, ул яхшы итеп сул яктан бәрү кебек: «Мөмкинлекләр иксез-чиксез, иң  мөһиме – аларны үзең аңлау».

Ринат Эльбрусович Урыссуга урау юллар аша килә, әмма бу юл эзмә-эзлекле була. Кояшлы Карши шәһәрендә (Үзбәкстан) туып үскән егет алты яшеннән футбол типкән, үзен волейболда да сынап караган, ләкин язмышын  нәкъ теннис белән бәйләргә карар иткән. Язмабыз каһарманы әйтүенчә, армия чын тормыш мәктәбе булса, спорт тәртипкә өйрәткән. 1993 елда язмыш җилләре аны Русиягә алып килә, күрше Октябрьскийда урнаша Ринат. Аның иңнәрендә - гомуми белем бирү мәктәпләрендә күпьеллык эшчәнлек һәм бик күп республика чемпионнары тәрбияләү. Бүген ул нефть университетында да физкультура дәресләре алып бара.

– Ринат Эльбрусович, Сезгә безнең бистә ошыймы? Программа буенча нәкъ менә бирегә килүегезгә үкенмисезме?

– Урыссу ошый – кечкенә, уңайлы, чиста бистә, – дип җавап бирә тренер. – Дөресен әйткәндә, бик теләп монда яшәргә күченер идем...
Гаиләсенә килгәндә, бу темага аерым тукталырга кирәк. Ринат Хәмзинның дүрт баласы – тормыш иптәше белән икесенең  «алтын фонды». Олы кызы – берьюлы ике төр буенча (теннис һәм волейбол) Башкортстан чемпионы, олы улы ир-ат боксын сайлаган. Кечеләреме? Кече кызы һәм бишенче сыйныфта укучы улы да горур рәвештә өстәл теннисы буенча Башкортстан чемпионнары исемен йөртәләр.

– Хатыныгыз да спортчыдыр инде? – дип сорыйм, кызыксынып.

– Ул гүзәл һәм зирәк хатын, – дип елмая Ринат Эльбрусович. – Спортны сайламады ул, мәктәптә физика укытучысы. Ләкин балаларга фәнне шундый итеп аңлата ки, алар барысын да «ярым бәрүдән» үк аңлый. Әйткәндәй, узган уку елы аеруча исендә калды аның – «Ел укытучысы» исеменә лаек булды ул.  Гомумән, балаларыбыз үзебезгә охшаган. Бездән иң яхшы сыйфатларны гына дип алганнардыр, дип уйлыйбыз. Спорт белән дә янып шөгыльләнәләр, шахматта да саллы гына уңышларга ирешәләр. Шуңа күрә начарлык турында уйларга вакытлары юк аларның.

– Үзбәкстанны сагынмыйсызмы?  

– Әлбәттә, туган як үзенә тарта. Ул минем Ватаным ич. Балачакта мин үзбәкчә һәм таҗикча иркен сөйләшә идем, аларның мәдәниятен һәм милли аш-суын беләм.

Ринат Эльбрусовичның тренерлык эшчәнлеген ничек коруына карап, кешенең һөнәрен белүе генә түгел, бу эшне ни дәрәҗәдә яратуы да мөһим икәнен аңлый башлыйсың. Ә тренер-тәрбияләнүче очрагында – бу икеләтә мөһим. Тиздән яңа уку елы башланачак, һәм бу спорт төре белән шөгыльләнергә теләгән балалар район теннисчылары сафларын тулыландырачак. Тренер Ринат Хәмзинның өндәмәсе үзгәрешсез кала: балаларны җиңәргә генә түгел, тупны тоярга һәм көндәшеңне хөрмәт итәргә өйрәтү. Дәүләтнең «Авыл тренеры» программасын тормышка ашыру физик мәдәниятне һәм күмәк спортны үстерүгә юнәлтелгән. Безнең очракта бу - районда үсеп килүче яшь буынга салынган инвестиция. Чөнки спорт һәм физик мәдәният кешенең тоташ мәдәниятенә тыгыз бәйләнгән.


Нет комментариев