Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Бәйрәм көне

Йөкле хатын-кызлар көнендә — аналарга мәхәббәт белән

ЗАГС бүлегенең тантаналар залында Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чара узды.

Очрашушның катнашучылары илебезгә яңа гражданиннар бүләк итәргә хәзерләнүче хатын-кызлар, шулай ук әти-әни бәхетен татып караган ишле гаиләләр булды. Бу көнне икенче, өченче һәм арытаба балаларын табарга карар кылган гаиләләргә аерым котлау сүзләре әйтелде. Бәйрәм ияләренә җылы теләкләрне бүләкләү тантанасын җитәкләгән районыбыз башлыгы Аяз Шәфыйгуллин әйтте. Бу көнне үзләре үрнәге белән гаилә традицияләрен саклаганнарны хөрмәтләделәр. Җылы сүзләргә һәм чын күңелдән булган котлауларга Әбсәләм авылыннан Алина һәм Илдар Уразаевларның ишле балалы гаиләсе, шулай ук күп балалы әни Юлия Матвеева лаек булды. Кыз балаларының дөньяга килүе белән беренче тапкыр әти-әни булган Кече Уруссыдан Раил һәм Камилә Миңнеяровларны котлау да очрашуның иң кңелле мизгеле булды.
Бәйрәм өлешеннән тыш, оештыручылар файдалы программа да әзерләгән иде. Җыелганнарга әни булуны саклауга социаль ярдәм итү буенча гамәлдәге чаралар турында кыскача сөйләделәр. Хатын-кызларның репродуктив яшендәге эш турында үзәк район хастаханәсенең клиник психологы Айгөл Кулагина сөйләде. Республика матди ярдәм үзәгенең бүлек мөдире Валентина Гладкова кунакларны гаиләне федераль һәм төбәк дәрәҗәдә ярдәм итү чаралары белән таныштырды. Бу теманы Татарстан Республикасы Пенсия фондының Ютазы районы буенча клиентлар хезмәте башлыгы Илмира Абдуллина дәвам итте.
Чынлап та бәйрәм рухы тудырырга районның оста җырчылары һәм иҗат коллективлары чагу чыгышлары ярдәм итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев