2нче Урыссу мәктәбе партасыннан фән кандидаты дәрәҗәсенә кадәр
Гүзәл Әхмәтшина туган мәктәбендә булды
Күңелне җылыткан һәм киләчккә өмет уяткан очрашулар була. Туган 2нче Урыссу мәктәбен тәмамлауга 30 ел тулу уңаеннан элекке укучы, бүген хөрмәтле укытучы һәм педагогика фәннәре кандидаты Гүзәл Фәнис кызы Гыймаева-Әхмәтшина альма-матерны күреп китәргә карар итә. Нәрсә күрә ул биредә? Чып-чын могҗизага тиң үзгәрешләр! Мәктәп аны өр-яңа ремонт белән генә түгел, бөтенләй яңа дөнья белән каршы ала: интерактив такталар, заманча мебель, уңайлы җиһазланган шахмат төбәге. Барысы да җентекләп уйланылган һәм күңел җылысы биреп эшләнгән. «Беләсезме, монда хәзер барысы да яңа! Сокланмый мөмкин түгел», — дип тәэссоратларын уртаклаша Гүзәл Фәнисовна.
Әмма мәктәпнең төп байлыгы – аның кешеләре. Сыйныф җитәкчесе Лидия Леонтьевна (5-9 сыйныфларда рус теле һәм әдәбиятыннан) преподавала русский язык и литературу с 5 по 9 классы) белән очрашу сәфәрнең иң дулкынландыргыч мизгеленә әверелә. Нәкъ шушы укытучылар белемгә омтылыш һәм укуга мәхәббәт нигезе сала да инде. Бүген Гүзәл Фәнисовна Октябрьский нефть колледжында физика һәм электротехникадан белем бирә. Өлкән сыйныф укучылары янына болай гына түгел, мөһим бурыч белән килгән ул: «Колледжда студентларым арасында нәкъ 2нче Урыссу мәктәбен тәмамлаган укучыларны күрергә теләр идем. Безнең мәктәп шундый куәтле нигез белем бирә ки, биредә начар уку ммөкин түгелдер дип уйлыйм».
Бу очрашу шуны янә бер кат раслады: туган мәктәп диварларында алынган белем зур казанышлар өчен нигез булып тора. Укытучы һәм укучы арасындагы элемтә исә дистә еллар дәвамында өзелми. Аның сәфәре мәктәпне хөрмәтләү билгесе генә түгел, ныклы мәктәп белеменең киләчәктә һөнәри җиңүләр нигезенә әверелүенең һәм укучыларның яңа буынын яңа җиңүләргә илһамландыруның чагу үрнәге дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев