Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Безнекеләр шундый ул

Башка чор кешесе

Була шундый кешеләр, башкалар иминлеге өчен эшләү – алар өчен күнегелгән гадәт.

 Алар мактау сүзләре көтми, җиңел юл эзләми һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына нинди зур өлеш керткәнен үзләре дә сизми күрәсең. Димтамактан Салават Мөнир улы Латыйпов – нәкъ шундый кеше. Ул — намус һәм җаваплылыкны төп бизмән итеп сайлаган элеккеге буын кешеләренең берсе.

Кырык еллап тракторда эшли ул. Пенсиягә чыкканчы аның гомере Октябрьскийда нефть тармагына бәйле була, әмма күңеле һәрвакыт җиргә тартыла. Туган Димтамагына кайтып, хатыны Маһира белән кул кушырып утырмый алар. Ата йортын тулысынча ремонтлап керәләр, ул хәзер авылда иң күркәм йортларның берсе. Шәхси хуҗалык булдыралар: тавыклар алалар, бакча утырталар һәм баштанаяк авыл дөньясы  мәшәкатьләренә чумалар. Һәм бер дә үкенмиләр моңа.

Тәҗрибәле тракторчыны җирлек башлыгы Җәлил Хөснетдинов күреп ала. Шулай итеп  Салават Мөнир улы янә тәртип сагына баса: кыш көне аның тугры «Белорус»ы беренчеләрдән булып Екатериновка, Димтамак, Алабакүл, Яссы-Тугайның карлы юлларын тазартырга чыга, җәй көне исә үләннәрне чаба. Әйләнә тирәдә  аны киң юнәлешле механизатор-универсал дип исәплиләр. Һәм бу шулай да. Ул чылбырлы тракторга да, бульдозерга да идарә итә ала. Үзе механик та әле. Техникага балачактан мөкиббән ул: башта велосипеды була, аннары машинасы. «Тимер докторы» кебек ул — моторның һәр гөрелтесенә колак сала, үзенең тимер атына тиз арада диагноз куя.

Авыл эшчәненең тормышы гади түгел, буш вакыты аз. Моны барыбыз да аңлый. Әмма нәкъ шушы тормышта Салават Мөнир улы тормыш иптәше белән үзенең тыйнак бәхетен тапкан. Эштән соң бакча артындагы елга ярына  төшеп утырып, балык кармакларга ярата.  Урманга чыгарга яисә тынлыкка хозурланып, басуда басып торырга мөмкин. Табигать һәм хезмәт белән бербөтен булу канына сеңгән аларның. Бу алар өчен төп бүләк.

Салават Мөнирович үзенә алмаш әзерли алмаганы өчен моңсулана. Аның иманы камил: мәктәпләргә трактор өйрәнү дәресләре кире кайтарылса, яшьләр бу мөһим һөнәргә янә тартылыр иде бәлки. Әлегә ул үзенең көндәлек хезмәтен дәвам итә – тыйнак кына, намус һәм туган җиргә мәхәббәт белән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев