Яшьләр парламенты эшкә кереште
Районда яшьләр мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешле яңа иҗтимагый орган үз эшчәнлеген башлап җибәрде.
Районның утырышлар залында Ютазы муниципаль районы Советы карамагындагы икенче чакырылыш Яшьләр парламентының беренче утырышы үтте. Утырыш эшендә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, яшьләр эшләре бүлеге начальнигы, «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсе җитәкчесе, мәгариф бүлеге начальнигы, шулай ук чакырылган башка яшь белгечләр катнашты. Көн тәртибе бай булды, барлык мәсьәләләр буенча бертавыштан карарлар кабул ителде. Утырышның көн тәртибендә парламентка җитәкчеләрне сайлау булды. Яшьләр парламенты рәисе итеп Эдуард Вәлиев сайланды. Шулай ук ачык тавыш бирү юлы белән яшь парламентарийлар бертавыштан рәис урынбасарын һәм җаваплы сәркатибне раслады.
Моннан тыш, берничә комиссия төзү турында Карар кабул ителде: җирле үзидарәне үстерү, тышкы элемтәләр һәм студентлар белән эшләү, мәгариф һәм мәдәният мәсьәләләре, шулай ук эшкуарлык буенча. Һәр комиссиянең шәхси составы расланды һәм аларның рәисләре сайланды. Катнашучылар үзләре билгеләп үткәнчә, бу әле зур эзмә-эзлекле эшнең башы гына. Яңа чакырылыш алдында район җитәкчелеге, яшьләр һәм иҗтимагый органнар белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салу бурычы тора.
Район башлыгы парламент эше исем өчен генә булырга тиеш түгел, дип ассызыклады.
- Парламент составына алдынгы карашлы һәм битараф булмаган, чәмле егет-кызлар керде, - дип билгеләде ул. - Болар кайчан да булса бүгенге хакимият вәкилләренә алмашка килүчеләр. Башлангычка оеткы салынды, һәм мин сезнең район иминлеге өчен нәтиҗәле эшләр башкаруыгызны телим<>
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев