Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Безнекеләр шундый ул

Иң гүзәле, иң сөйкемлесе ул!

Дим-Тамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов үзенең әнисе турында иң изге сүзләрен җиткерде.

Әниләребез күзендә без һәрвакыт аның чиксез мәхәббәте һәм хәстәре чагылышын күрәбез. Менә бу фотосурәттәге кебек: өлкән улы бәхеттән балкыган әнисен  кочаклаган.  Бу кочакта – олы рәхмәт, хөрмәт һәм ана белән бала арасындагы мәңге өзелмәслек бәйләнеш. 

Дим-Тамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов сүзләренә караганда, бары тик әниләр генә безне ничек бар, шулай кабул итә һәм эчкерсез ярата ала. Бу чып-чын хакыйкать, чөнки безгә ничә генә яшь булмасын, без әниләр өчен һәрвакыт хәстәр һәм яратуга мохтаҗ сабый бала булып калабыз. 
Ак-Юл авылында яшәүче Зөбәрҗәт Муса кызы Ишмакова – күп балалы ана, гаҗәеп хатын-кыз. Аның канаты астында 4 акыллы бала,  8 онык һәм 3 оныкчыгы үскән. Аның өчен, зур гаиләсе бергә җыелып, йортының балаларның шат авазына күмелүеннән дә зуррак бәхет юк. Ул минутларда ана гомере заяга узмавын, балаларына биргән мәхәббәтенең үзенә артыгы белән әйләнеп кайтуын сизә һәм аңлый. 
Әниләр көне уңаеннан барлык аналарга ихлас йөрәктән ныклык-сәламәтлек, җылылык һәм якыннарының хәстәрен тоеп яшәүләрен телисе килә. Һәр яңа көнегез балаларыгыз өчен шатлык һәм горурлык хисе белән сугарылсын. Без исә, балалар, шуны истә тотарга тиешбез, әниләребез исән булганда без һаман да сабый, дөньядагы иң бәхетле кеше булып калачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев