Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Безнекеләр шундый ул

Көрәк саен - күңел җылысы

Барыбыз да кар көттек, борчылдык, һәм менә явып китмәсенме кар өеп! Карга, юлчылар һәм ишек алды эшчеләреннән кала, барчабыз да шатландык кебек,әйеме.

Кыш ниһаять ап-ак һәм йомшак юрганы белән җирне каплады - матурлады! Әмма юлларда чисталыкны һәм иминлекне тәэмин итүчеләр кар явуның нәтиҗәләре белән ничек көрәшә икән? Иртән иртүк безнең юлчылар, ачык төстәге жилетларын киеп алып , кар-буранга, салкынга карамастан, эшкә чыга. Быел юлларны чистарту белән "Благоустройство" җәмгыятеннән 7 машина һәм авыл җирлекләреннән 8 трактор шөгыльләнә. Юлчылар бригадасы таңнан кичкә кадәр юлларны чистарту белән мәшгуль. Башта алар балалар бакчалары һәм мәктәпләр янындагы юлларны тәртипкә китерәләр, аннары паркларны һәм скверларны, ә аннан соң инде башка төбәкләрне. Әлбәттә, берьюлы бөтен районны һәм поселокны да чистартып бетереп булмый, әмма эшчеләр бөтен көчләрен куярга тырыша.

"Благоустройство"дә эшкә батыр егетләр эшли. Кышын да, җәен дә, теләсә нинди һава торышында да алар эшкә кыю һәм бердәм керешә. Нәкъ алар аркасында без чиста һәм тигез юлларга иябез. Наис Гайнетдинов әйтүенчә, ул балачактан ук эшләп үскән кеше һәм хәзер дә нәрсәгә тотынса да җиренә җиткереп башкара, башкалар инде аннан калышмаска тырыша. Һәм чыннан да, аларның эшләвен күрү - бер рәхәтлек. "Благоустройство предприятиесе " директоры Эргаш Гаипов үз хезмәткәрләре белән бик горурлана: "Афәрин, бик шәп безнең егетләр! Һәрвакыт эшне сыйфатлы һәм тиз башкаралар"- ди. Эш күләме зур, әмма без аларның тырышлыгы белән барысы да чистартылачагына ышанабыз. Әйдәгез әле бу тыйнак кешеләргә аларның хезмәте, безнең тормышыбызны уңайлырак һәм иминрәк иткән өчен, рәхмәт әйтик! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев