Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Безнекеләр шундый ул

Күмәк көч яу кайтара

Урыссу гимназиясе тәрбияләнүчесе Әмир Ямаев балалар һәм яшьләр өчен “Беренчеләр хәрәкәте” гомумроссия җәмәгать-дәүләт хәрәкәте делегатлары исәбендә Малайзиядә үткән “Дуслар” халыкара яшьләр лагере сменасында катнашты.

 <>

Әмир – “Беренчеләр хәрәкәте” төбәк бүлекчәсенең “Дипломатлык һәм халыкара мөнәсәбәтләр” юнәлеше лидеры. Аның Татарстан Республикасы Беренчеләр хәрәкәтенең иң актив һәм креатив 100 егет һәм кызы исәбеннән делегат булуы – зур горурлык һәм җаваплылык. Ул шундый күләмле җыенда Ютазы районы данын лаек яклады дисәк һич арттыру булмастыр. Югарыда билгеләнгәнчә, бу “Дуслар” халыкара яшьләр лагере сменасы иде.  Яшьләр сменада катнашучылар – чит ил укучылары белән танышты. Дусларча аралашу, бергәләп төрле темаларга багышланган проектларны тормышка ашыру барышында алар үзләре өчен иң мөһим әйберне ачыклады: төрле илләрдән килгән вәкилләр арасында хезмәттәшлек, ачыктан-ачык аралашу күбрәк булган саен киләчәк буын вәкилләренең тынычлыгы һәм иминлеге ныграк һәм ышанычлырак булачак. Әйе, “Беренчеләр” саны көннән-көн ишәя, һәм моңа афәрин диясе генә кала!

Шуны билгеләү зарур, делегатлар исәбеннән һәр катнашучы алдан үзе һәм Татарстан турында инглиз телендә видеопрезентацияне, шул ук телдә әңгәмәләшүне үз эченә алган җитди сайлап алу туры һәм көчле әзерлек, шулай ук федерация һәм республика югарылыгындагы чараларда волонтерлык стажировкасы узды. Бу эшләр арасында – “Дуслар” лагерының Малайзия делегациясе һәм мөһим вәкилләр белән очрашулы Казан өлеше,  III Халыкара «Ростки» Россия-Кытай форумы, Казан күләмле Халыкуара форумы.  

Сменаның бай эчтәлекле программасы Куала-Лумпура буйлап сәяхәтне, Путраджай мәчетенә баруны, ACEAН халыкара мәдәният фестивален, ике илнең яшьләр лидерлары белән очрашуны, Малайзиянең Sajati мәктәбендә, Дәүләт туган якны өйрәнү музеенда һәм Куала-Лумпурада Рус йортында булуны, шулай ук Малайзиядә Россия Федерациясенең тулы хокуклы вәкиле Наил Латыйпов белән аралашуны үз эченә алды.

Лагерь кысаларында илләрнең төрле өлкәләрдә хезмәттәшлеге буенча проектлар булдырылды, Global village мәдәни кичәсе үткәрелде, анда Әмирнең отряды «Сабантуй» бәйрәмен тәкъдим итте, Гитарник музыка кичәсе оештырылды, осталык дәресләрендә исә медиа эшен, малайзия телен, җырлар һәм биюләр өйрәнделәр. Форум эше дулкынландыргыч концерт белән тәмамланды, анда Әмир Малайзия турында үзе иҗат иткән җырны башкарды.

«Бу ил, анда яшәүче балалар турында бик күп нәрсә белдем, алар ачык күңелле һәм безгә охшаган булып чыкты», – дип тәэссоратларын уртаклашты Әмир. Ул чараны оештыручыларга һәм делегатларга һәрьяклап ярдәм кулы сузучыларга зур рәхмәтләрен җиткерә.

Киләсе елга Малайзия делегациясенең шундый ук халыкара лагерьга килүе көтелә.

Беренчеләр хәрәкәтендә активлык күрсәт, һәм хыялың тормышка ашачак!

Кристина ЗОЛОТУХИНА, медиа-юнәлеш лидеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев