Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Безнекеләр шундый ул

Преображенский полкы оркестрыннан алып, ДАИ инспекторына кадәр

3 июль – ДАИ хезмәте – юллардагы закон, төп эш коралы сырлы таяк кына түгел, игътибарлылык һәм корыч нервлар да булган кешеләрнең һөнәри бәйрәме.

Полиция лейтенанты, Ютазы районы буенча ДАИ бүлекчәсе инспекторы Рөстәм Җанназаров – бүгенге язмабыз каһарманы. Нәкъ биш ел элек ул автоинспекторлар сафына баса, һәм күрүебезчә, бу очраклы карар гына түгел, тамырларга кайту була.

Рөстәм Җанназаровның тәртип һәм йөрәк моңы кушылган юлы

Башкортстанның Федоровка районы Дедово авылы – Рөстәмнең гомер юлы нәкъ шунда башлана. Аның әтисе Малик Җанназаров ДАИ инспекторы булып хезмәт итә. Бәләкәй Рөстәм бүген һәрвакыт төз һәм матур киемдәге әтисенең, аны күтәреп, патруль машинасына утыртуын җылылык белән искә ала. Хезмәт автомобиле исе һәм горурлык хисе белән тулы балачак истәлекләре мәңгелеккә хәтеренә уелып калган аның.  Вакыт уза, укучы Рөстәм музыка белән мавыга башлый. Музыка-педагогия колледжына укырга керә, оркестр артисты дипломына ия була... Үз юлын тапкан кебек була ул. Әмма язмыш Рөстәмне Преображенский полкының хәрби оркестрына алып килә. Ашыгыч хезмәттән соң контракт буенча янә өч ел хезмәт – бу чып-чын тормыш мәктәбенә әверелә.

- Көн тәртибеңне дөрес оештыру, планлаштыра, ахыргы максатны күрә, тәнкыйтькә тыныч карый һәм үз өстеңдә эшли  белү – армиядән алып кайткан төп сабак шулар, - ди Рөстәм Маликович. – Маршлар һәм кырыс көн тәртибендә шомарган бу сыйфатлар армиядән тыш та бәяләп бетергесез булды.

Яшь гаилә һәм һөнәр сайлау

Хәрби тәртип һәм музыка мәктәбе Рөстәмгә иҗат юнәлеше биреп кенә калмый, аның холкын да чыныктыра, хезмәт итәргә һәм тормыш рәвешен тоярга да өйрәтә. Торбада уйнавын сорасалар (бу уен коралы тавышы әлегәчә әсир итә аны), бүген дә җиңел генә уйнап күрсәтсә дә, Рөстәм башка юлны сайлый. Балачактан маңгаена язылган юлны.

Минем өчен музыка – үзеңне кулга алу, фикер туплау ысулы, ди ул. Әмма йөрәге белән балачакта әтисенең күзләрендә чагылган һөнәргә әйләнеп кайта егет.  

Тормышының бу яңа өлешенә юл Мәскәүдә башлана, Рөстәм анда булачак тормыш иптәшен, Урыссу кызы Аленаны очрата. Гнесиннар исемендәге Русия музыка академиясе студентының да тормышы музыкага бәйле була.

- Безне моң очраштырды инде, - дип елмая Рөстәм.

Яшь гаилә Урыссуга кайтып урнаша, һәм тиздән аларның йорты сабыйлар авазы белән тула  - бүген Җанназаровлар өч гаҗәеп бала тәрбияли: өлкән кызларына алты яшь, игезәк улларына – дүрт.

Хәвефсезлек турында хәстәрлек вакыт белән исәпләшми торган эш

ДАИ инспекторының эш көне сигез сәгатьлек график кысаларына сыймый.

- Рәсми рәвештә – 7:30 сәгатьтән, әмма мин 6:00дә киләм, – ди Рөстәм Маликович. - Инструктаж, автомобильне тикшерү, корал алу – юлда беренче машиналар күренүгә тулы әзерлектә булырга тиеш мин. Эш көне дә төрлечә тәмамлана. ДАИ инспекторларының эш вакыты норма буенча түгел, бу йомшак кына итеп әйткәндә әле.

Постка басар алдыннан Рөстәм Маликович җитди әзерлек үткән – Яр Чаллыда һөнәр нечкәлекләренә төшенгән, стажировкалар үткән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тел-теш тидермәслек белү – эшнең бер ягы гына. Моңа нык сәламәтлек һәм, иң мөһиме, теләсә нинди вакыйгага әзер булу өстәлә.

Ышанычлы тыл илһамландыра

- Хезмәтегездә нәрсәне үзгәртергә теләр идегез? – дип гади генә кебек тоелган сорауны бирәм.

Рөстәм Маликовичның җавабы уйланырга мәҗбүр итә.

- Кешеләрнең мөнәсәбәтен. Беркемгә дә сер түгел, безгә күпмедер дәрәҗәдә кырын карыйлар. Без тикшерү өчен туктатабыз, һәм еш кына канәгатьсезлек белән очрашабыз. Бәләкәй генә каза очрагында да үзләре безгә шалтыраталар. Бу дөрес тә, чөнки безнең төп бурыч – юллардагы хәвефсезлек, исерек шоферларны ачыклау, профилактика.

- Әйтегезче, «гаишник» сүзенә ачуланмыйсызмы?

- Юк. Кешеләр телендәге табигый сүз бу, тарихи дип әйтергә дә мөмкин. ЮХИДИга кадәр безнең хезмәт ГАИ дип атала иде, шуңа күрә инспекторларны да халык «гаишник» дип атый башлады.

Рөстәм Җанназаров мәгърифәт эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә, мәктәпләрдә һәм балалар савыктыру лагерьларында әңгәмәләр үткәрә, күптән түгел "Дубравушка" лагеренда булган. Бер-береңне аңлау һәм ихтирам – имин юллар нигезе булуына ышана ул. Һәм, әлбәттә, хезмәтнең уңышы тылның ышанычлы булуында.

- Өйдә сине көтеп торучы, кичке аш әзерләүче, елмаеп каршы алучы кеше булмаса, авыр булыр иде, - ди Рөстәм Маликович, рәхмәтле күзләрен йорты ягына төбәп. Аның хатыны  Алена – көч һәм илһам бирүче нәкъ шундый ышанычлы тыл.

Полиция лейтенанты Рөстәм Җанназаровның юлы – балачак хыяллары, армия чыныгуы һәм музыка белеменең кеше иминлеге хакына хезмәт итү өчен берләшүе турындагы тарих ул. Хәзер аның кулы буйлы-сырлы таякны кысып тотса да, йөрәгендә һәрвакыт аны кайчандыр иң мөһим хезмәтләрнең берсе – юлларыбызда иминлек тәэмин итү хезмәтенә алып килгән илаһи моң яңгырый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев