Тырыш хезмәт ияләре бәйрәме
Русиядә эшкуарлар көне кысаларында «Дубравушка» балаларны савыктыру лагеренда Ютазы районының кече һәм урта эшкуарлык вәкилләрен хөрмәтләделәр.
Бирегә төбәкнең төп икътисадый юнәлешен билгеләүчеләрдән булган - районның кече һәм урта эшкуарлык тармагының тырыш, дәрт-дәрманы ташып торган кыю һәм сәләтле кешеләре җыелды. Исегезгә төшереп үтәбез, бүген районда 507 кече һәм урта эшкуарлык вәкиле һәм мең ярымнан артык үзмәшгуль исәпләнә. Алар эш урыннары булдыралар, бюджетны тулыландыралар һәм көндәлек хезмәтләре белән Ютазы районын уңайлырак итәләр, аның киләчәктә дә яхшы үзгәрешләр кичерүенә ярдәм итәләр. Нәкъ менә шушы фикер барлык чыгышларда төп фикер буларак яңгырады.
Бәйрәм чарасында район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина катнашты. Район башлыгы тантананы ачып, җыелучыларны җылы һәм ихлас күңелдән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, эшкуарлар муниципалитетның горурлыгы һәм таянычы булып тора, чөнки район икътисадында Ютазы эшмәкәрләренең өлеше 35 процент тәшкил итә. Аяз Шәфыйгуллин бу кешеләрнең заман таләпләренә каршы тора алуларына игътибар итеп, аларны дәүләт ярдәменең төрле чараларыннан активрак файдаланырга, шулай ук үз продукцияләрен төрле электрон мәйданчыклар һәм маркетплейслар аша сатарга өндәде. Тантана сәбәпчеләренә рәхмәт сүзләрен һәм изге теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфасын вакытлыча башкаручы Айгөл Магамедова да җиткерде.
Район башлыгы, бүләкләү тантанасын җитәкләп, көндәлек хезмәте үз төбәгенә хезмәт итү үрнәге булган кешеләргә рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырды. Ютазы районы башлыгының авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә актив катнашкан өчен рәхмәт хаты алу үзенә бер күңелле мизгел булды.
Балалар иҗат үзәге укытучылары кызыклы уеннар оештырды: катнашучылар җитди хисапларны бер мизгелгә онытып, шаян уен-бәйгеләргә бик теләп кушылды. Ә район мәдәният йорты артистлары тамашачыларга матур концерт чыгышлары бүләк итеп, бәйрәмгә аеруча бер тантана өстәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев