Укучылар муниципалитетка идарә итәргә өйрәнде
Ютазы районы укучылары бер көнгә җитәкчегә әверелде - Үзидарә көнендә.
Районда Дублер көне узды. Баштан ук билгеләп үтик, Үзидарә көне кысаларында "Беренчеләр хәрәкәте«ннән егет-кызларыбыз бу мөһим чараны «Беренчеләр — руль артында» өндәмәсе астында үткәрү тәкъдиме белән чыгыш ясады. Бер көнгә үзләрен җитәкчеләр ролендә сынап караучы укучылар исә — балалар һәм яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумрусия җәмәгать-дәүләт хәрәкәтенең җирле бүлекчәсе әгъзалары. Димәк, өлкән сыйныф укучылары бер көнгә башкарма комитет бүлекләре, гәзит редакциясе җитәкчеләренә, хәтта район башлыгы Аяз Шәфыйгуллинга әверелде. «Яшьлек — тәҗрибә юклык түгел, бик зур мөмкинлекләр ул» дигән гыйбарәне Ютазы районында чираттагы тапкыр расладылар дисәк, һич тә арттыру булмастыр. Район хакимияте бүлекләрендә, район гәзите редакциясендә җитәкче кәнәфиләрен бер көнгә күптән түгел генә мәктәп парталары артында утыручылар биләде. И опять же, говоря о креслах начальниклар кәнәфиләре турында сөйләгәндә, бу көнозын аларда утырып торуны аңлатмый әле. Егет-кызлар СВО яугирләренә гуманитар йөк озатуда, «Георгий тасмасы» чарасын әзерләүдә катнашты, язгы кыр эшләре барышы белән танышты... Дублер көне тиз, нәтиҗәле һәм, көтелгәнгә каршы, өлкәннәрчә җитди узды. Иң җаваплы урын Урыссу гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы Нияз Яхинга эләкте. Аның эш көне иртәнге 6да башланды, Нияз район башлыгы белән бергәләп, район үзәген урап чыкты, РДКның концерт залы төзелеше белән танышты. Иртәнге 8дә район башкарма комитетының утырышлар залында бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең гадәти киңәшмәсе узды. Һәм шунда иң кызыклысы башланды да инде: утырышны башлык үзе түгел, аны алыштыручы яшь кеше үткәрде. Әлбәттә, Аяз Шәфыйгуллин янәшәдә булды, ул остазларча караш белән ярдәм итеп торды, әмма Нияз бу эшкә беренче минуттан ук башы-аягы белән кереп чумды. Зал беренче карашка уйнап кына начальникларны алыштыручы, әмма чынлыкта исә муниципаль хуҗалык эшчәнлегенә бөтен булмышы белән бирелгән яшьләрне җыйды. Көн тәртибе дә балаларча түгел иде: юлларны ремонтлау, парклар һәм балалар мәйданчыклары торышы, видеокүзәтү камералары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, шулай ук язның төп бәйрәме — Җиңү көненә әзерлек. Нияз Яхин беренче зат образына бик тиз кереп китте. Ул мәгълүмат тыңлап кына калмады, тикшерелгән мәсьәләләрнең мөһимлеген аңлап һәм җитезлеген күрсәтеп, кыйммәтле күрсәтмәләр дә бирде. Бүлекләр «дублерлары» «вакытлыча» шефлары сүзләрен бик теләп игътибарга алды.
«Ютазы таңы» гәзите редакциясе дә читтә калмады. Дублер көне биредә күпбурычлылык билгесе астында узды. Хәбәрчене Иске Урыссу мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Азалия Фаздуллина алыштырды. Баш редактор вазифаларын исә ике яшь кыз — 2нче Урыссу мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары Эвелина Шәмсуллина белән Ярослава Топорова бүлеште. Кызлар заманча журналистиканың җитезлек һәм бер үк вакытта төгәллек таләп итүен раслый алды. Алар сирәк очрый торган "бик тиз өйрәнү"не күрсәтте. Бераз ияләшү белән яшь хезмәткәрләр җәмәгать челтәрләренә һәм гәзит сайтына өр-яңа постларын урнаштырды. Эшкә чумган Азалия Фаздуллина район башлыгы җитәкчелегендә узган оператив киңәшмәдә катнашты һәм үз куллары белән бу вакыйга турында видеоролик монтажлады.
Яшь талантларның начальниклар ролендәге бер көне шуны күрсәтте: Ютазы районының төп байлыгы — аның фикер-тәкъдимнәргә бай яшьләре. Кем әйтмешли, яшь булса да, яшел түгел алар. Бу көн муниципалитетның киләчәге ышанычлы кулларда икәнен янә бер кат раслады.Фикерем бар
Юлия Дәүләтбаева, "Ютазы таңы" гәзитенең баш мөхәррире:
-Дублёр көнендә бездә бик сәләтле өч кыз эшләде — Азалия Фаздуллина, Ярослава Топорова һәм Эвелина Шамсуллина. Беләсезме, редакциядә ул көнне ниндидер үзенчәлекле һәм яшьләрчә күңелле мохит булды. Әйтерсең лә мәктәп укучылары түгел, ә безнең элекке коллегалар килгән кебек — өйрәнергә, күбрәк белергә омтылган, тиз арада һәрнәрсәне үзләрендә сынап карарга әзер иделәр.Һөнәребезнең киләчәге барлыгы, безнең урынга да килер кешеләр барлыгына, эшебезнең чыннан да кызыклы икәнлеген аңлаган кешеләрне күрүгә без бик куандык. Кызлар шундук эшкә кереште: сайтта һәм социаль челтәрләрдә материаллар бастыруны, видеороликлар төшерү һәм монтажлауны, әңгәмә өчен сораулар әзерләргә, район хезмәтләре җитәкчеләре белән аралашырга өйрәнделәр. Әле шулай ук баш мөхәррир белән бергә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының онлайн-брифингында катнаштылар. Белемнәребезне яшьләр белән уртаклашу безгә рәхәт булды Ә иң мөһиме — аларның күзләрендәкызыксыну һәм теләк күрдек, бастырылган язма астында беренче тапкыр үз исемнәрен күргәч алар әти-әниләренә шалтыратып, сценде. Кызлар җәен, каникул вакытында, кире кайтырга вәгъдә иттеләр, без моңа бик шат булачакбыз. Дублёрларыбызга яңа караш өчен рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев