Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Безнең ветераннар

Татарстан хоккейчылары аның догалары белән җиңү яулый

Урыссу бистәсендә яшәүче Зәкия Мөхәмәтҗанова 95 яшь бусагасын атлап үтте.

Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, шулай ук Зәй ГРЭСыннан вәкил килде. Урыссу ГРЭСының  дәрәҗәле яшьтәге ветеранына иң изге теләкләрен җиткереп, алар аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырды. Гәзит укучыбыз аңлагандыр инде, УГРЭС гамәлдән чыгарылу сәбәпле, аның ветераннары Зәйдәге шундый ук предприятиегә карый. Юбилярга карап, аның шулкадәр мөлаем, аралашучан кеше булуына таң каласың. Юбилее уңаеннан телеңне йотарлык тәмле тәбикмәк пешереп куйган ул. Өлкән яшьтә булуына карамастан. Бактисәң, Зәкия Сирай кызының асылы шунда икән. Бер минут та эшсез утыра алмый ул. Урыссуда яшәгән һәм әниләрен хәстәрлек-назга төргән кызы белән кияве дә киресенә инандыра алмый аны.

Зәкия ханымның үткәннәренә күз салсаң, шуны аңлыйсың – табигать тарафыннан аңа ныклы сәламәтлек бирелгән. Бу яктан ул түземлелеге белән аерылып торган әнисенә охшаган. Узган гасырның кырыгынчы еллары югалту ачысына, кайгы-хәсрәткә бай була. Аның балачагын һәм яшьлеген сугыш ялкыны ялмый. Ватандашларыбыз бу шанлы елларның бар авырлыгын үз җилкәсендә татый. Колохозчыларга исә йөкнең иң авыры төшә.

- Мин элеккеге Тымытык (хәзер Азнакай) районының Стәрле авылыннан, - ди Зәкия Мөхәмәтҗанова. – Мәктәп эскәмиясеннән үк фермага эшкә йөри идем. Җиде сыйныфны тәмамлагач, тугыз ел сарыкчылыкта эшләдем – бәрәннәр карадым. Безне, таза егет-кызларны, ел саен наряд буенча урман кисәргә җибәрәләр иде. Унар кеше атларда бара идек. Безнең белән хәвефсезлек өчен җаваплы бригадир була. Төнгелеккә кем кертә, шунда куна идек. Ул елларда төнгә куна керү гадәти күренеш иде. Әлеге Түбән Кама урынында куе урман үсә, аны асылда колхозчылар кисә иде. Әни белән әтинең дүртенче баласы мин. Әтине, өлкән яшьтә булу сәбәпле, фронтка алмадылар, әмма хезмәт армиясенә җибәрделәр. Балаларны да карарга, хуҗалыкта да эшләргә әнигә бик авырга туры килә иде. Әнигә охшап, хезмәтне яратам мин.

Язмабыз каһарманы Урыссуга ире белән кайта. Кызның авылына эшкә килгән Акбаш егете була ул. Зәкия Сирай кызы сүзләренә караганда, аны саклап-яклап йөрткән гаҗәеп кеше була ул. Өч бала – ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерә алар. Соңрак бианасы да аларга күчеп килә, аның белән унике ел бик тату гомер итәләр алар. Бер-берсенә терәк булып, кирәк булып яшиләр. Зәкия ханым бер тапкыр Урыссу ГРЭСына акшарчы-буяучы, ташчы булып урнаша да, үзен башка урында күз алдына да китерми. УГРЭСта кырык ел хезмәт сала ул. Эшен бик җиңелдән дип әйтеп булмаса да. Моннан тыш, вагоннар бушатырга да беренчеләрдән булып барып тотына. Гәрчә башкалар бу эштән качса да. Зәкия ризалаша, чөнки моның өчен отгул бирелә. Бик күпләргә фатирын ремонтларга ярдәм итә ул – акшарлый, бурлый... Бүген дә ире белән бергә салган йортта яши. Пенсиягә чыккач та эшләүдән туктамый, якташларын мөселман кануннары буенча соңгы юлга озатырга ярдәм итә. Кемгә ярдәм кирәк, шуның янында булырга тырыша ул. Озак еллар урын өстендә яткан танышын тәрбияли – аны тәмлекәчләр пешереп шатландыра. Хәзер бу ханымның кызы аңа булыша. Язмабыз каһарманының игелекләре үзенә икеләтә әйләнеп кайта димәк. Аны гомумән изге кеше дип исәплиләр. Юкка гына түгел бу. Кияүләре, оныклары һәм онык балалары да бик ярата үзен. Күпләре башка шәһәрдә яшәсә дә, әбиләре янына бик теләп кайтып йөриләр. Ул үстергән чәчәкле бакчага.

Кайбер карт кешеләрнең тынгысыз йөрәкләре турында мәзәк тә, үткер дә сүзләр бар.

- Пенсиягә чыккач, кыл да кыймылдатмаячакмын. Башта кәнәфидә бәвелеп кенә утырачакмын.

- Аннары?

- Аннары селкенә башлаячакмын.

Язмабыз каһарманы белән дә шулай. Кул кушырып утыра торганнардан түгел, селкенү өчен һәрчак җаен һәм вакытын таба ул. Мәсәлән, бакчада яисә... Телевизордан хоккей карый. Зәкия Сирай кызы “Акбарс” хоккей клубының чәмле җанатары икән. Күп еллар дәвамында Казан хоккейчылары катнашкан бер генә матчны да калдырмый икән ул. Телевизор каршына утырып ала да, Ходайдан яраткан командасына ярдәм итүне үтенеп, догалар укый. Күк кәнсәләре аның үтенеченә колак салган димәк – соңгы вакытта безнең хоккейчылар җиңү артыннан җиңү яулый.<>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев