Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга – Мактаулы исем

Ютазы районы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга Мактаулы кеше исеме бирелде

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин Бәйрәкә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Инком Абдуллинның хәлен белергә барды. Ветеранны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, Шәфыйгуллин аңа диплом һәм Мактаулы исем бирелү турында таныклык, шулай ук Совет гаскәрләренең фашист Германиясен Җиңүенең 80 еллыгы уңаеннан Татарстан Рәисе исеменнән азык-төлек пакеты тапшырды.

- Инком Нәҗипович, Сезне сәламәтлектә һәм аң-зиһендә күрүемә шатмын, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы ветеранга. – Сезнең һәм барлык ватандашларыбыз өчен истәлекле булган вакыйга уңаеннан, 9 Майга район җитәкчелеге исеменнән котларга тагын бер тапкыр килербез.

Туксан тугыз яшьлек Инком Абдуллин үз чиратында башлыктан районда сугыш ветераннарының күпме калуы белән кызыксынды. Исегезгә төшерәбез, андыйлар Ютазы районында – өчәү. Моның белән хаклы рәвештә горурланырга була, чөнки ул чор вакыйгаларының тере шаһитлары елдан-ел сирәгәя бара. 1944 елда Инком Абдуллин, әле мыек та чыкмаган 18 яшьлек егет булып, фронтка китә. Радистлыкка укый һәм 16нчы аерым элемтә полкы составында II Украина фронтында сугыша. Чехословакия, Венгрия һәм Румыния өчен барган сугышларда катнаша. Җиңү китергән майдан соң биш ел Венгрия һәм Австриядә тынычлык саклый. Инком Абдуллин - II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры, күп санлы медальләр белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев