Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына

Иске Каразиректә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара узды

Бәйрәм кысаларында тыл эшчәннәренә обелиск ачылды.

Гөлмирә Сарайкина, авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. Безнең өчен Бөек Ватан сугышы – тарих. Әмма бу бөек тарих, без аны хәтерлибез һәм чиксез горурлык хисе кичерәбез.
Иске Каразирек мәйданында урнашкан сугыш геройлары һәйкәле янында  һәлак булганнарны искә алу һәм ветераннарга хөрмәт күрсәтү йөзеннән  халык җыйналды.
… «Җиңү көне» легендар җыры яңгырый. Авылдагы Г. Вильданов исемендәге мәктәп укучылары, төрле төстәге шарлар, чәчәкләр һәм фронтовик бабаларының портретларын күтәргән килеш, ныклы адымнар белән мәйданга таба атлый. Укучылар карашында  ата-бабалар батырлыгы белән чиксез горурлану һәм  дәһшәтле еллар турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген аңлау хисе  чагыла.
Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллинның котлавын  укып ишеттергән   финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Руфия Мөхәммәтова, авыл җирлеге башлыгы Илшат Гәрәев каразиреклеләрне күркәм бәйрәм уңаеннан  котлады. Иске Каразирек авылы ветераннар советы рәисе Розалия Әхмәтова барысына да тыныч күк йөзе, хезмәттә уңышлар һәм иминлек теләде. Махсус хәрби операция төбәгеннән кыска вакытлы ялга кайткан Марсель Фазлетдинов аеруча игътибар үзәгендә булды. Тиз арада исән-сау туган якларга әйләнеп кайтырга язсын якташыбызга!
Тыл хезмәтчәннәре турындагы истәлек яңа мемориалда мәңгеләштерелде.
Тыл хезмәтчәннәренә - «Сугыш балаларына» багышланган мемориаль комплекс ачу тантанасы төп бәйрәм вакыйгасына әверелде. Мәрмәр плитәдә, сугыш елларындагы авыр  хезмәт  символы буларак, тарихи кыйммәтләр –  ат сабаны һәм тырма урнаштырылган. Мемориал авторы Илгизәр Мөхәммәтов тапкан әлеге экспонатлар үзләре үк тылда гаять зур тырышлык һәм мохтаҗлык бәрабәренә Җиңү яуланганы хакында сөйли...
Мемориалны төзү башлангычында торучы һәм аның төп иганәчесе –  Илгизәр Мөхәммәтов. Комплексны урнаштыруда аңа Илшат Гәрәев, Нәргиз Кашапов, Рузил Әхмәтов, Зәйтүн Нәбиев, Фатыйх Валькаев, Зимфир Мөхәммәтҗанов һәм Ирек Миңнияров булышлык күрсәтте.
Митингны алып баручы Ләйсән Әхмәтова игълан иткән Бер Минут тынлык һәркемне Бөек Җиңү бәясе турында уйланырга мәҗбүр итте...
Казанышларны тану.
Бәйрәм авылның лаеклы кешеләрен хөрмәтләүгә сәбәп булды. Депутат һәм актив пенсионер Илгизәр Мөхәммәтов, шулай ук «Балыкчылар» волонтерлык хәрәкәтен оештыручы Илмира Сираева «Ютазы районы алдындагы казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнде.
Һәйкәлгә веноклар салганнан соң, балалар барлык катнашучыларга да чәчәкләр һәм шарлар бүләк иттеләр. Тантаналы митинг мәдәният йортына чакыру белән тәмамланды, анда депутат Ленар Идрисов тарафыннан иганә ителгән Октябрьский шәһәре артистлары катнашындагы бәйрәм концерты узды. Бәйрәм барча авыл халкы ярдәмендә Зимфир һәм Розалия Мөхәммәтҗановлар гаиләсе оештырган күркәм чәй табыны янында тәмамланды.
Яшьләр – киләчәккә өмет.
Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан мәдәният йорты коймаларын алыштыруга акча җыйган авыл яшьләре халыкка зур куаныч бүләк итте. Бу яңалык туган авылларын төзекләндерүгә үз өлешләрен кертергә теләгән башка якташларны да рухландырды.
Гомумән, әлеге көн янә Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләрнең кешеләр йөрәгендә яшәвен  раслады. Һәм дә бу Хәтер үткәннәргә дан гына түгел, ә бәлки киләчәкне төзү өчен төпле, ышанычлы нигез лә булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев