Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына

Мәңгелек ут яна мәңгегә, каһарманнар искә төшә шул мәлдә...

8 майда Иске Урыссу авылының Хәтер скверында Мәңгелек ут кабынды.

Чара тантаналы парадтан башланды, аңа “Орлята” яшь армиячеләр отряды командиры Нурислам Хафизов җитәкчелек итте. Ул, төз атлап, район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин янына килде һәм парадны башлауга әзер булулары турында рапорт бирде. Хәрәкәтне дәүләт символлары – Русия Федерациясе флагы, Җиңү әләме һәм Татарстан Республикасы флагы күтәргән байрак төркеме башлады. Алар артыннан моряклар, пионерлар, яшь армиячеләр отрядлары үттте.

Гаҗәеп матур, тантаналы чара булды бу. Иске Урыссу мәктәбе укучыларының бу Бөек бәйрәмгә – барысы да көткән Мәңгелек ут кабызуга бер генә көн әзерләнмәүләре күренеп тора. Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан бу вакыйга район халкы өчен аеруча әһәмиятле. Урыссу җирлеге башлыгы Фәния Әминова билгеләвенчә, “Татнефть” җәмгыятенең грант ярдәме, авыл халкының үзара салымы, тарихка битараф булмаган кешеләрнең хәйрия ярдәме акчасына кабызылган Мәңгелек ут авыл бизәгенә һәм һәр карыш җир каһарманнар хәтере белән сугарылган урынга әверелде. Тәбрикләү сүзләре белән район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин чыкты.

“Без, ютазылылар өчен бу көтеп алынган вакыйга, - дип ассызыклады Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин. – Искеурыссулылар якташларының батырлыгын онытмый, һәм бу ут – безнең иксез-чиксез рәхмәтебез һәм мәңгелек хәтер билгесе ул”.

Форсаттан файдаланып, район башлыгы авылның чәмле кешеләрен – ветераннар советы рәисе Рәвия Садыйкова белән хатын-кызлар советы рәисе Зирә Кашапованы “Ютазы районы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләде.

Үткән еллар каһарманнарыннан бүгенге көн батырларына кадәр

Мәңгелек ут кабызу тантанасы буыннар бәйләнеше билгесенә әверелде. Изге утны кабызу хокукы төрле чорлар геройларына - Чечен сугышы ветараны, МХОда катнашучы Рөстәм Ногмановка, Чечен сугышы ветераны Марат Гыйльметдиновка, Әфган сугышы ветараны Фәнис Нигъмәтуллинга тапшырылды.

Утның сугыш яугиренең тол хатыны, ветеран-педагог, тыл эшчәне Мөнәвәрә Хәкимова, аннары яшь буын вәкиле Нурислам Хафизов һәм Әфган сугышы ветараны Әнәс Галләмовның кулларына күчүе дулкынландыргыч булды. Алар утлы лампаданы Мәңгелек ут янына китерде, һәм бу мизгелдә вакыт туктап калган кебек тоелды. Ветераннар, сугыш чоры балалары, яшь кешеләрнең күзләрендәге яшь тамчылары – Бөек Җиңү турындагы хәтернең һәрберебезнең йөрәгенә никадәр тирән уелуын дәлилләүче тере шаһит ул. Яу кырында башын салган каһарманнар искә алып, бер минут тын калу ерак тарихка күз салу, күгебез һәрвакыт аяз булсын өчен өзелгән гомерләрне бәяләү минутына әверелде.

Җинан апаның җиде улы мәңгелеккә яу кырларында ятып кала

Иске Урыссудан сугыш елларында җиде улын һәм киявен югалткан Җинан апаның язмышы турындагы сәхнәләштерелгән тамаша чараның югары ноктасы булды. Аның язмышының тарихы – тоташ бер буын фаҗигасе, ана мәхәббәте һәм мәңгелек өмет билгесе. Фронтка китүче җиде яшь егет, бер-бер артлы килгән кара кәгазьләр, ханымны соңгы сулышына кадәр ташламаган өмет... Бу тамаша беркемне дә битараф калдырмады. Авылның үзешчән артистлары, хис-тойгыларын жәлләмичә, шанлы еллар ачысын тапшыра алды.

Җинан апа һәм аның җиде улы истәлегенә күккә ак күгәрченнәр – тынычлык һәм өмет билгеләре очты. Аның оныклары һәм оныкчыклары батырларның фотосурәтләрен күтәреп чыкты һәм каһарманнар хәтеренең мәңгелек булуы турында янә бер тапкыр искәртте.

Бөтен дөнья тын калды. Бу тынлыкта метрономның тигез тукылдавы гына ишетелә иде. Шушы гади генә, әмма аяусыз аваз күгебез аяз булсын өчен башын салганнарның хәтер минутларын исәпли. Бөек Ватан сугышы яугирләренең йөз чалымнары, аларның батырлыгы, кыюлыгы искә төшә. Сугыштан соң, алынган яралардан мәңгегә күзләрен йомучылар да хәтердә. Һәм бүген, гомерен хәвеф астына куеп, илебез чикләрен саклаучылар да. Метроном исәпләгән һәр мизгел саен югалту ачысы тагын да кискенләшә,әмма шуның белән бергә аларның батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы өчен горурлык хисе дә арта, ныгый. Бер минут тын калу – мотлак үтәлергә тиешле гамәл генә түгел, берләшү мизгеле дә. Без, бергәләп, батырларның якты истәлеге алдында баш иябез.

Чара ахырында һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.    

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев