Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына

«Хәтер бакчасы» чарасында катнаштык

Бу чара кысаларында һәлак булган ютазылылар истәлегенә «Яңарыш» паркында 80 юкә үсентесе утыртылды.

Акцияне Җиңү юбилеена багышладылар. Чарада район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин һәм аның урынбасары Закуан Ильясов, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, ветераннар (пенсионерлар) советы, инвалидлар җәмгыяте, «Беренчеләр хәрәкәте» әгъзалары һәм территориаль иҗтимагый үзидарәләр рәисләре катнашты.
 «Илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген үз гомерләре бәрабәренә яулаган Бөек Ватан сугышында катнашучыларыбыз истәлегенә бу агач», – дип билгеләп үтте район башлыгы. «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Президент ярдәме белән уза. Ел саен Русиядә һәм чит илләрдә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 27 миллион агач утыртыла. Уртак максат белән дәртләнеп, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар һәм битараф булмаган кешеләр агач үсентеләре утырту өчен алдан әзерләнгән мәйданчыкларга чыкты. Аларның кулларында - көрәкләр, чиләкләр, яңа тормышка өмет һәм каһарманнарыбызга рәхмәт хисләрен гәүдәләндерүче яшь агач үсентеләре.
Ютазы районында «Хәтер бакчасы» акциясе чын бәйрәмгә әверелде, анда һәр битараф булмаган кеше катнашты. Ветераннар һәм яшьләр - барысы бергә, иңгә-иң куеп, агачлар утырттылар, шуның белән киләчәк буыннарга истәлек эстафетасын тапшырдылар. Мәсәлән, Бәйрәкәдә, Дим-Тамакта бу көнне 60 яшь нарат утыртылды, Иске Урыссуда Хәтер скверы тирәсендә 40 яшь каен һәм 40 нарат утыртылды. Бу көнне утыртылган һәр үсенте - совет халкының батырлыгына хөрмәт, сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаганнарны искә алу символы. Бу җиңүнең нинди бәя белән яулап алынуын һәм җиребездә тынычлыкны һәм татулыкны саклауның мөһимлеген истә тоту. «Хәтер бакчасы» акциясе – Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган геройларга хөрмәт күрсәтү ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев