Хәтердә терелгән фотосурәтләр
Һәр гаиләдә сугыш каһарманнарын искә алалар
Иң якты, иң истәлекле көн – 9 Май, Бөек Җиңү көне якынлаша. Шушы бәйрәм алдыннан “Ютазы таңы” редакциясе гәзит укучыларга туганнарының - Җиңүне алгы сызыкта һәм тылда якынайтуга өлеш кертүчеләрнең фронт фротосурәтләрен уртаклашуын үтенеп мөрәҗәгать итте. Күпләрнең үтенечебезгә колак салуы чиктән тыш дулкынландырды безне. Почтага фотографияләр белән хатлар килде, аларны редакциягә шәхсән үзләре китерүчеләр дә күп булды. Батырлар хәтерен күңелләрегездә саклаган өчен зур рәхмәт сезгә! Без бу кадерле фотосурәтләрне бер ай дәвамында район гәзите битләрендә һәм сайтта бастырачакбыз.
Беренчеләрдән булып урыссулы Ринат Шәйхетдинов килде. Ул 1941 елның 20 ноябрендә фронтка киткән әтисе Миңнехан Шәйхетдин улы Шәйхетдиновның фотографиясен алып килгән. Сугышка кадәр Попово МТСында эшләгән яшь ир-егет хәрби йөк машинасы руле артына утырган. Үзенең машинасында озын, дәһшәтле юл үткән ул, Берплинга кадәр барып җиткән, аннары Чехословакияне немец илбасарларыннан азат итүдә катнашкан. 1945 елның сентябрендә төшкән фотода без, арыган-алҗыган, әмма үткен күз карашлы җиңүчене күрәбез. Миңнехан Шәйхетдин улы сурәт артында химик каләм белән хатыны Бибиәсмага язу калдырган, анда дата һәм хезмәттәшләренең исем-шәрифләре күрсәтелгән - Ушаков Сергей, Ажинов Г. яисә Т. Һәм уңнан беренче ул үзе.
Яугир Миңнехан Шәйхетдинов 128нче гвардия полкы артиллерия дивизиясе исәбендә Волхов, Воронеж фронтларында катнашкан, Курск боҗрасында алышкан. Һәм һәрвакыт йөк машинасы руле артында ул алгы сызыкка сугышчан кирәк-яраклар, азык-төлек, җиңү өчен кирәк бар нәрсәне ташыган. Аның фидакарь хезмәте югары бүләкләр белән билгеләнгән: Кызыл Йолдыз ордены белән бик горурланган ул һәм һәрвакыт түшендә йөрткән, шулай ук Ватан сугышы ордены, Берлинны алган өчен, Праганы азат иткән өчен медальләргә лаек булган. Фронттан килгән шушы кадерле бүләк өчен хатыны Бибиәсма аңа ике сабые – кечкенә Ринат һәм апасы Фәния белән төшкән фотографияне салып җибәргән.
Ирен сугышка ике нарасые белән озата ул, сугыштан соң исә янә алты балалары дөньяга килә. Тормыш иптәше белән сигез бала тәрбяиләп үстергән алар, озын, бәхетле гомер кичергәннәр. Балалары, оныклары яугир-бабаларын онытмыйлар, аны һәрвакыт искә алалар. Чөнки нәкъ Миңнехан Шәйхетдинов ише гади кешеләр, эшчәннәр, солдатлар, шоферлар, ирләрен сугыштан көтүче хатыннар, аналар каһарманлыгы һәм фидакарьлеге белән Җиңүне якынайтты. Тынычлык өчен, кояшлы зәңгәр күк өчен барлык ветераннар һәм тыл эшчәннәре алдында баш иябез! Батырлар даны мәңгелек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев