Ютазылылар диктантны уңышлы язды
Чара

Ютазылылар диктантны уңышлы язды

Район халкы Бөтендөнья “Татарча диктант” мәгариф чарасына кушылды.

  Авылларда һәм район үзәгендә балалар һәм өлкәннәр белемен, татар телен ни дәрәҗәдә белүен тикшерде, туган тел белән бәйләнешне ныгытты. -       Чараның максаты гади, - дип билгеләде архив бүлеге начальнигы Лилия Гәрәева, район башкарма комитетының утырышлар залында “ликбез” нәкъ аның җитәкчелегендә узды, - һәркемгә үзен тикшереп карау мөмкинлеге бирү, туган тел кагыйдәләрен искә төшерү һәм бөек татар халкын хөрмәтләү.

Исегезгә төшерәбез, 2026 ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан бөтендөнья татар берләшмәләре арасында Тукай елы дип игълан ителде, бу чара исә шагыйрь тууның 140 еллыгына багышланды. Бу көнне карарлар кабул итәргә һәм башкаларны үзе артыннан әйдәргә гадәтләнгән кешеләр – районның бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләре кактнашучылар сафына басты. Татар теле көнкүрештә даими яңгырый, күпләр аңарда иркен аралаша кебек.

Әмма бөтен орфография нечкәлекләре һәм катлаулы сөйләмнәре белән әдәби телгә барып төртелгәч, аһ-һай, җиңел түгел икән. Диктант үзенә артык ышанган белгечләрне дә уйланырга мәҗбүр итте. Шуңа карамастан, биредә эшлекле , шатлыклы мохит хакимлек итте. Барысы да тырышты. Акыл һәм ихтыяр көчен эшкә җигеп, күпчелек катнашучылар биремне уңышлы үтәде.

Диктант вакытында гына булса да тел мохитенә баштанаяк чуму кагыйдәләрне искә төшерергә, туган тел байлыгы өчен горурлык хисе кичерергә ярдәм итте. Шуны билгеләү зарур, “Татарча диктант” ише мондый чаралар бәя бирү өчен генә кирәкми. Бу язылмаган хакыйкатьне  янә бер тапкыр яшь буынның хәтеренә төшерү: без туган телебезнең әдәби нормаларын онытмыйбыз һәм аңарда саф һәм дөрес итеп сөйләшергә омтылабыз икән, телебез исән, димәк.


Нет комментариев