Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Махсус хәрби операция сугышчысы үз кызына ислам кануннары буенча исем биргән

Бәйрәкә авылының яңа мәчетендә Әлфирә һәм Артур Ядгаровларның яңа туган кызларына исем кушу тантанасы узды.

«Исем кушу» тантанасын Бәйрәкә мәчете имам-хатибы Рөстәм Вахитов үткәрде. Ул Коръәннән тиешле сүрәләрне укыды һәм, яңа туган сабыйның әти-әнисенә, якыннарына бөтен дөнья рәхәтлекләрен теләп, исем кушу таныклыгын тапшырды. Котлауларга Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина һәм ЗАГС бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова да кушылды. Алар, инде өч гүзәл кызга ия булган бәхетле әти-әнигә иминлек һәм йортларына тынычлык теләп, үз бүләкләрен тапшырдылар. Гүзәлия Фәхертдинова шәхсән һәм район башлыгы исеменнән изге теләкләр җиткерде. Аерым алганда, Аяз Шәфыйгуллинның адреслы котлавында шундый сүзләр бар иде:

«Балалар — әти-әниләр өчен шатлык һәм бәхет ул, алар безнең тормышка җылылык-ямь бирә. Сезнең алда мөһим бурыч — акыллы, намуслы, зыялы шәхес, лаеклы Русия гражданын үстерү тора. Балагыз сәламәт булып үссен, күңел җылысы һәм якты елмаюы, ә тиздән беренче уңышлары белән дә ихлас сөендерсен. Артур Алишер улы, Сез намуслы хезмәт итәсез һәм безнең иминлекне саклыйсыз. Ә безнең бурыч — Сезнең гаиләгә һәрдаим кирәкле ярдәм күрсәтү. Балалар сәламәт һәм бәхетле булып үссен, Сезнең патриотлык хисе аларга чын мәгънәсендә үрнәк булсын».
Исегезгә төшерәбез, ирле-хатынлы Ядгаровларның өч кызлары бар. Артур Ядгаров махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Ул «Батырлык өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучыга» медальләре белән бүләкләнгән.

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев