Атна ахырына көнбатыш циклон Татарстанга гадәттән тыш җылылык һәм карлы яңгырлар алып киләчәк.
Шулай ук секундына 17–22 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»га Татарстан Гидрометеоүзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.
"Алдагы төн салкын булачак, ләкин иртәнгә температура -5, -10 градуска гына калачак , ә көндез температура кайбер урыннарда ноль градустан алып, көнбатыш районнарда +1 градустан көнчыгышта -7 градуска кадәр җитәчәк. Явым-төшем төрле булачак, иртәгә аз һәм көчле кар һәм карлы яңгыр көтәбез. Явым-төшем күләме шактый булачак", – ди метеоролог.
Аларның мәгълүматлары буенча, җылы һава фронты йогынтысында республикада шимбә көнне көндез температура +1 һәм – 4 градус, якшәмбе көнне +2 һәм – 3 градус булырга тиеш.
"Шимбә һәм якшәмбе көнне явым-төшем – кар, карлы яңгыр һәм кайбер урыннарда хәтта яңгыр да көтелә", – дип өстәде Феликс Гоголь.
Гомумән алганда, февральнең икенче декадасында Татарстанда һава температурасы нормадан 5 градуска югарырак булачак. Якын көннәрдә төнлә юлларда кайбер урыннарда бозлавык булачак.
Бофорт шкаласы буенча 13,9 – 17,1 м/с тизлегендәге җил көчле, 17,2 – 20,7 м/с – бик көчле, ә 20,8 – 24,4 м/с – давыл дип санала.
Нет комментариев