Салкыннар чигенергә уйламый әле, 8 марттан соң да Татарстанны 27 градус салкыннар көтә!
8 март бәйрәме узгач, Татарстанга - 27 градуслы салкын көннәр киләчәк.
Атна ахырына кадәр республикадагы һава торышын алмашынып торучы циклоннар билгеләп торачак. Аннары, антициклон йогынтысы астында, тотрыксыз һава торышы урынына республиканы салкыннар чолгап алачак. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Иртәгә, 6 март көнне, төбәктә күк йөзе болытлы булачак, ләкин көндез аязаю көтелә. Республиканың күпчелек территориясендә, төнлә урыны белән бераз кар явуы фаразлана.
Төнлә һәм иртән урыны белән бераз буран чыгу да ихтимал. Төнлә температура -7…-12 градус, төньяк районнарда -12…-17 градус булыр дип көтелә. Көндез исә термометрлар -4…-9 градусны күрсәтәчәк, ә көнчыгыш районнарда кайбер урыннарда -1…-3 градус кына калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев