Татарстанда  һава торышы кискен җылыначак
Һава торышы

Татарстанда һава торышы кискен җылыначак

Русия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, җомга көнне һава +2 градуска кадәр җылынырга мөмкин.

Әмма җылы белән бергә явым-төшемнәр дә киләчәк: кар, урыны белән юеш кар, бозлавык һәм көчле боздавык булуы ихтимал. Җил  секундына 15–20 метр тизлектә исәчәк. Төнлә температура —2...—5 градуска кадәр төшәчәк – мондый һава торышы 17 февральгә кадәр сакланачак.

Ял көннәрендә көндез синоптиклар +1...+2 градус вәгъдә итә, ә дүшәмбедән термометр баганалары нуль билгесендә тукталып калачак.

https://ntr-24.ru/news/health/139575-rezkoe-poteplenie-idet-v-tatarstan.html


 


Нет комментариев