Татарстанда февраль аенда нормадан 367 процентка күбрәк кар яуган
Һава торышы

Татарстанда февраль аенда нормадан 367 процентка күбрәк кар яуган

Узган февраль Татарстанда иң мул карлы ай буларак тарихка кереп калачак.

Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ»га хәбәр итте.

Аның сүзләре буенча, республикада ай эчендә 40-90 мм явым-төшем булган – бу айлык норманың 154–367%ына тиң. Аерым районнарда бу күрсәткеч нормадан өч тапкырга артып киткән.

Явым-төшемнәр күбрәк көнбатыш районнарда теркәлгән. Мәсәлән, Яшел Үзән районының Вязовые метеостанциясендә 99 мм, Арчада – 90 мм, Казанда – 89 мм, Лаешта – 82 мм явым төшкән.

Гоголь билгеләп үткәнчә, бу саннар климатик нормадан күпкә югары. Гомумән алганда, кыш та карлы булган: декабрьдә нормадан 75–160%ы, гыйнварда – 128–222%ы явым-төшем булган. Ә сездә кар ничегрәк?

https://trt-tv.ru/2026/03/02/v-tatarstane-za-fevral-vypalo-do-367-osadkov-ot-normy/?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2F837d000c-ff2d-5678-bb7a-92353bece16e


Нет комментариев