Татарстанда тагы юллар ябык: карның айлык нормасы бер тәүлек эчендә яуды!
Һава шартлары начар булу сәбәпле, федераль юлларда автобуслар һәм йөк машиналары өчен кичке дүрттән чикләүләр кертелде.
Алар арасында Казан-Буа-Ульяновск юлы да бар. Чикләүләр начар һава торышы бетү белән алыначак.
Республикабызга тагын бер көньяк циклон килде, ул алдагы тәүлек эчендә һаваны шактый начарлатачак. Татарстан Гидрометүзәге буран чыгу турында кисәтте.
Көчле юеш кар, аерым районнарда яңгыр белән катыш, күренешне биш йөз метрга кадәр начарлаучы бураннар, урыны белән бозлавык, кар бөртекләре булачак. Җил тизлеге — секундына 20 метрга кадәр.
Бер тәүлек эчендә 25 мм -га кадәр явым-төшем булырга мөмкин, бу айлык норма. Мондый һава торышы иртәгә дә, бигрәк тә республиканың көнбатыш районнарында дәвам итәчәк. Чәршәмбегә температура бераз төшә – суыта башлый. Төнлә – 27 градуска кадәр, көндез -12 градуска кадәр. Явым-төшем туктаячак. Атна ахырына тагын кар явуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев