Татарстанга яз 20 марттан соң киләчәк
Язны барыбыз да көтәбез инде, шулай бит?!
«Киләм!» - дип телеграмма җибәргән, Татарстанга ул 20 марттан соң килә икән. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр иткән.
- Уртача тәүлеклек температура 0 градустан югары булырга тиеш, - диде эксперт. Бу фактор язның килүен якынайтуда мөһим чараларның берсе булып тора.
Кар һәм боз катламы эрүен исәпкә алучы фенологик яз соңрак киләчәк. Вак һәм эре елгаларда боз апрель уртасыннан да иртәрәк кузгалмаячак, дип йомгаклады Ильин.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-klimatik-yaz-20-marttan-son-baslana-sinoptik-5919705
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев