Ютазы районының үзәк мәчетеннән СВО төбәгендәге якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм озатылды.
Район халкын, төбәктәге оешмаларны һәм волонтёрларны берләштергән зур эшне җиренә җиткереп төгәлләү булды бу. Яугирләребез өчен саллы гына йөк тупланды. Алар исәбендә – ике мотоцикл, УАЗ автомобиле һәм күп күләмдә азык-төлек. Йөкне озатыр алдыннан оештыручыларга рәхмәт белдерер өчен отпуск вакытында мәчеткә килгән яугирләр белән дулкынландыргыч очрашу булды.
Чарада Ютазы районының башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, районның имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншин, Эчке эшләр министрлыгының Ютазы бүлеге ветераннар Советы рәисе, Чечнядагы хәрби гамәлләр ветераны Әләм Фәхретдинов, “Ватан сакчылары” СВОда катнашучыларга Дәүләт ярдәм фондының Ютазы районы филиалы социаль координаторы Рөстәм Ногъманов, шулай ук “Чик буе сакчылары берлеге” оешмасы вәкиле Илшат Мостафин катнашты.
Аларның һәркайсы яугирләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде, аларның каһарманлыгы һәм үз-үзләрен аямыйча көрәшүе үсеп килүче яшь буын өчен үрнәк булуын ассызыклады. Имам-мөхтәсип Ватанны саклау изге бурыч булуын, һәм мондый очрашуларның халык белән аны саклаучылар арасындагы рухи элемтәне ныгытуын билгеләде. Ибраһим Шәйгарданов һәм Марат Мәрданшин «СВОга ярдәм күрсәткәне өчен» медале белән бүләкләнделәр. Очрашуның төп вакыйгасы – мөһим һәм алгы сызыкта бик кирәкле ярдәмне тапшыру иде.
Хәрби бурычларын үтәү өчен яугирләребезгә ике мотоцикл, УАЗ автомобиле һәм күп күләмдә азык-төлек тапшырылды. Бу йөк район халкының, оештыручыларның һәм уртак эшкә үз өлешен керткән һәр кешенең илебез язмышына битараф булмавын раслый. Һәр тәңкә акча, һәр консерв банкасы, һәр җылы әйбер – болар барысы да мәхәббәт һәм җиңүгә ышаныч белән җыелган.
Нет комментариев