Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Икътисад

Авыл кибете – үзенә күрә бер дөнья

Авылдашлары өчен чып-чын дус һәм терәккә әверелгән Яссы-Тугай авылы сатучысы Җәмилә Галиева турында

Нәкъ бер ел элек Ютазы районының Яссы-Тугай авылында Район куланучылар җәмгыятенең яңа кибете ачылды, анда үз эшенең остасы һәм гаҗәеп кеше Җәмилә Сәмигулла кызы Галиева эшли. 

Аксакаллар бәян итүенчә, элек авылларда сатучыларны, колхоз рәисе кебек, гомум җыеннарда сайлаганнар, чөнки алар мөһим мәсьәләләрне хәл иткән һәм аеруча хөрмәт казанган. Яссы-Тугай авылында шундый хөрмәтле кешеләрнең берсе – Җәмилә Галиева. Изге күңелле, аралашучан, мөлаем – авылдашларыннан аның турында фәкать шундый сүзләр генә ишеттек без. Шуңа күрә элекке заманнарга әйләнеп кайтсак, сатучы итеп нәкъ аны сайларлар иде дип әйтәсе килә.  

Җәмилә Сәмигулла кызы - 2009 елдан Яссы-Тугай кибетендә бердәнбер сатучы. Аның шәхси тарихы – үз җиренә һәм кешеләргә тугры күп кенә авыл кешеләренең язмышы чагылышы.

Ул Норлат районы Фомкино авылында туып үскән. Мәктәпне тәмамлагач, Яссы-Тугай егетенә кияүгә чыккан апасына якынрак булырга дип, Октябрьский шәһәренә килә. Тегүчелеккә укырга керә һәм ялларда Яссы-Тугайга апасына кайтып йөри. Ни дисәң дә, яшьлек үзенекен итә инде ул. Клубта бию кичәсендә армиядән кайткан Айратны очрата. Яшьләр дүрт ел очрашып йөри, аннары чәчләрен-чәчкә бәйли. Гаилә тормышының беренче еллары Октябрьский шәһәрендә уза, ул анда тегү фабрикасында эшли. Әмма 1990 елда гаилә Урыссуга күченә. Яшь Җәмилә "Алсу" кибетенә сатучы булып урнаша. 14 ел эшли ул биредә. Әмма туган туфрак һәм Айратның өлкәнәйгән әти-әнисе Галиевларны авылга кайтырга мәҗбүр итә. Шулай итеп Җәмилә Сәмигулла кызы Яссы-Тугайдагы иске генә кибетнең киштәләре артына сатучы булып баса.  Иске бинадагы авырлыкларны бүгенгедәй хәтерли әле ул: утын ягып җылытылучы кибет, су юклыгы... Аның каравы, хәзер, 2024 елда яңа кибет ачылгач, биредә эш өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган: бина газ ягып җылытыла, суүткәргеч, санузел һәм хәтта душ бар.

"Биредә эшләү – үзе бер шатлык!" – ди Җәмилә Сәмигулла кызы.  Кыш көне сатып алучылар азрак булса, җәйләрен ялга кайтучылар һәм бирегә килүчеләр исәбенә арта алар. Икмәк китергән (ул көнаралаш килә) һәм пенсия тараткан көнне сатып алучылар да күбрәк була. Алар күп булган саен сәүдә һәм керем дә арта. Аена якынча 300 мең сумлык тирәсе сатыла.

- Авыл кулланучысының ихтыяҗлары әллә ни зур түгел, - ди Галиева. – Икмәк, сөт, ярмалар һәм колбаса ризыклары – бу  ассортимент үзгәрми һәм ризыклар тазә булсын өчен зур булмаган партияләр белән кайтарыла. Товар билгеле бер көннәрдә китерелә. Дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм шимбә – икмәк көне. Күбесенчә заказга эшлибез, шуңа күрә гадәттә барлык товар сатылып бетә. Авыл халкы камыр ризыклары, тәм-том ярата.  

Әйе, чыннан да, Җәмилә Сәмигулла кызы - намус белән һәм кешеләр өчен эшләргә күнеккән буын вәкиле. Аның өчен керем буенча план үтәү генә түгел, авылдашларының ихтыяҗларын канәгатьләндерү мөһим. Өлкәннәргә үзе шалтыратып, аларга нәрсә кирәген белә һәм ризыкны өйләренә илтеп бирә. МХОда катнашучыларның әниләренә аеруча зур игътибар бүлә ул. 42 ел эшләү дәверендә Җәмилә Сәмигулла кызы Яссы-Тугай халкы өчен газиз кешегә әверелгән.  Ул һәркемне белә, һәр кеше өчен борчыла. Аның янына нәрсәдер сатып алырга гына түгел, яңалыклар белергә, киңәш сорарга, рәхәтләнеп бер сөйләшеп утырырга да киләләр. Ире, ТР атказанган тимер юлчысы Айрат Галиев белән Җәмилә Сәмигулла кызы ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Хәзер Галиевлар – дүрт оныкларына яраткан әбекәй һәм бабакай. Галиевлар гаиләсе туган нигезне кадерләп саклый, бирегә туганнары, балалары һәм оныклары җыела.  Ихата тулы мал-туар, бакчалары да зур.

Җәмилә Сәмигулла кызы кебек кешеләр – чын үрнәк. Һөнәрилек, эшенә мәхәббәт, игелеклелек – менә аңа хас булган сыйфатлар, чөнки сәүдә уңышы турыдан-туры аның хезмәт сөючәнлегенә, сатып алучыга ихтитрамлы мөнәсәбәтенә бәйле. 

Фикерләр

Зәйтүн Гайнетдинов, Ютазы РАЙПОсы рәисе:

- Җәмилә Галиева бездә гомере буе сәүдәдә эшләде. Ул эшне җиренә җиткереп башкара торган  кешеләрнең берсе. Эш тәртибен үти, кибетне вакытында ача һәм яба, шимбә көнне 12.00 сәгатькә кадәр эшли, якшәмбе көнне ял итә.  Ассортимент һәм товарлар сыйфаты өчен борчыла, тәэминатчылар белән даими элемтәдә тора. Кыскасы, бик яхшы сатучы!   

Сәлимә Йосыпова, мәдәният тармагы ветераны:  

Бик пөхтә һәм эшчән ул безнең, һәр сатып алучыны һәрвакыт ачык йөз белән каршы ала. Нәрсә кирәк – заказ бирәбез, шундук кайтарып бирәләр. Төгәл кеше. Кибеттә һәрвакыт чиста, уңайлы, әйләнәтирәгә бик күп чәчәкләр утырткан, алар күз явын алып утыра.  Әле озак еллар эшләргә насыйп итсен аңа, без аның янына шатланып йөрибез!" Әйе, Җәмилә Сәмигулла кызы – сатучы гына түгел, ул – авылның йөрәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев