Бензин бәяләре нишләгән? Әйе, тагы арткан
Татарстанда бер атнада бензинның өч төренә бәя арткан
Татарстанда 17-23 март аралыгында бензинның өч төренә бәя арткан. Мондый мәгълүматны Росстат китерә.
Шулай итеп, АИ-92 бензинының бәясе 61,43 сумнан 61,69 сумга кадәр, АИ-95 — 65,10 сумнан 65,38 сумга, ә АИ-98 — 89,26 сумнан 89,45 сумга кадәр арткан. Шул ук вакытта дизель ягулыгы исәпләү чорында арзанайган — 72,93 сумнан 72,72 сумга кадәр.
Элегрәк, март башында, республикада автомобиль ягулыгының кыйммәтләнүе теркәлгән иде. Аерым алганда, 2-10 мартта АИ-92 бәясе 60,82 сумнан 61,23 сумга кадәр, АИ-95 — 64,57 сумнан 64,87 сумга кадәр арткан. Гомумән алганда, бәяләрнең арту тенденциясе февральнең ахырыннан бирле саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев