Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Икътисад

Яр Чаллыда уртача хезмәт хакы күпме?

Яр Чаллыда халык уртача 95 мең сум хезмәт хакы алып эшли, дип белдерделәр.

2025 ел нәтиҗәләре буенча Яр Чаллының эре һәм урта предприятиеләрендә уртача айлык хезмәт хакы 95 мең сумга җиткән, дип раслый хакимият. Бу мәгълүматларны шәһәр бюджеты үтәлеше буенча күмәк тыңлаулар барышында икътисадый үсеш идарәсе башлыгы Гүзәл Гыйләҗева белдергән, дип хәбәр итә урындагы мәгълүмат чаралары.

Рәсми статистикадан күренгәнчә, автоградның икътисади күрсәткечләре кискен кадрлар кытлыгы шартларында да тотрыклы үсеш күрсәтә. Шәһәрдә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумга кадәр төшкән -0,15%. Хәзерге вакытта мәшгульлек хезмәтендә барлыгы 429 кеше исәптә тора.
Шул ук вакытта бизнесның хезмәткәрләргә ихтыяҗы гаять зур: мәшгульлек үзәге мәгълүмат базасында 6 меңгә якын буш эш урыны бар. Ягъни һәр эш эзләүчегә уртача 14 эш тәкъдиме туры килә.

Узган ел кадрлар үзәге 4767 чаллылыны эшкә урнаштыруга ирешкән.

https://chelny-biz.ru/news/648317/?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2Fa3f478a3-0a6e-5c33-ae20-7e97bb5707c7

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев