Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Икътисад

«Росспиртпром» 23 гыйнвардан «Татспиртпром»ның яңа хуҗасы булды

«Татспиртпром» 23 гыйнвардан «Росспиртпром» милкенә күчте

Федераль монополиягә каршы хезмәт «Росспиртпром»га әлеге килешүне уздыруга рөхсәтне 2025 елның декабрь ахырында ук алды, дип хәбәр итә «Интерфакс».

«Татспиртпром» акцияләренең 100%ын сату турында юридик көчкә ия булган килешү 2025 елның 30 декабрендә имзаланган. Документны «Связьинвестнефтехим» төзегән, аның аша республика активка ия булган, дип хәбәр итә «Росспиртпром». Шулай итеп, элек Татарстан милкендә булган «Татспиртпром» яңа хуҗа контроленә күчте.

Килешүнең суммасы ачыкланмаган. Киләчәктә эшләү үрнәге ике мөстәкыйль юридик затны саклап калуны күздә тота. Һәр компания үзенең профильле белгечлеге кысаларында үсешен дәвам итәчәк. «Росспиртпром» һәм «Татспиртпром»ның баш офислары Казанда урнашачак.

«Татспиртпром» структурасына ике спирт заводы, ике аракы-ликер җитештерү предприятиесе, шулай ук Казанда урнашкан «Vigrosso» шәраб ясау заводы керә.

«Росспиртпром» 2009 елда төзелгән. Компания елына 22,5 миллион декалитр спирт егәрлегендәге сигез спирт заводы, шулай ук ике сервис компаниясен үз эченә алган тулы цикллы җитештерү комплексына ия.

РФ Хөкүмәтенең 2023 елгы күрсәтмәсе нигезендә «Росспиртпром» 2023–2025 еллар федераль мөлкәтне хосусыйлаштыруның фараз планына кертелгән иде. 2024 елда хосусыйлаштыру кысаларында компания «Бизнес-Альянс» аукционында сатылды.

https://dzen.ru/a/aXT_QNSrMzjMtj4B?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев