Татарстанда бар атна эчендә кәбестә белән кыярга бәяләр арткан
Татарстанстатның соңгы мәгълүматлары буенча, республикада узган атнада азык-төлек бәяләрендә шактый үзгәрешләр күзәтелә.
Татарстанда бәяләр үзгәрә: кәбестә һәм кыяр рекордлар куя, ә алма арзаная.
Кәбестә – 4,13%ка, кишер – 1,33%ка, ә кыяр 4,29%ка кыйммәтләнде, бу иң зур арту! Ит буенча сыер ите (сөяксез иттән тыш) 0,44%ка, дуңгыз ите – 1,09%ка, тавык ите 0,27%ка күтәрелде.
Сөт продуктлары арасында акмай 0,54%ка, каймак 0,27%ка арзанайды, ә эремчек бәясе үзгәрешсез диярлек калды. Җимешләрдән алма бәясе 0.96%ка төште, ә аракыга бәя 0,36%ка кимеде. Бу үзгәрешләр сезнең сатып алуларыгызга ничек тәэсир итәр?
https://dzen.ru/a/aU-uNBD7VhuwJyPU?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев