Татарстанда «Ел инвесторы» конкурсына рәсми республика статусы бирелде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел инвесторы» конкурсын ел саен үткәрү турындагы карарны имзалады.
Бу рәсми документ хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.
«Ел инвесторы» конкурсы инде ел саен үткәрелә торган „Инвесторлар клубы“ кысаларында күркәм бер гадәткә әверелде һәм булдырылган регламентлар нигезендә үткәрелде. Хәзер ул рәсми республика статусын һәм Татарстан Хөкүмәте дәрәҗәсендә өстәмә танылу алды», — дип аңлаттылар ТР Инвестицияләр үсеше агентлыгында.
Максаты — республика территориясендә инвестиция эшчәнлеген гамәлгә ашыруга оешмаларны җәлеп итү һәм кызыксындыру.
https://dzen.ru/a/aceVM1VorWZx1m3x
Фото: пресс-служба Агентства инвестиционного развития РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев