Урыссу ярминкәсе – уңыш, кәсеп һәм күңел бәйрәме
Узган шимбәдә Урыссуның үзәк базарында чын бәйрәм – авыл хуҗалыгы ярминкәсе хакимлек итте.
Көзге муллык шаһиты булу һәм тәм-томнан авыз итү өчен бирегә халык агылды. Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы эшчәннәре, райпо кибетләре төрле яшелчә һәм консервланган ризыклар китерде: кәбестә, суган, кишер, чөгендер, кабак, хуш исле үләннәр бу. Фермерлар ит ризыклары белән куандырды: сыер, дуңгыз, бәрән, күркә, үрдәк, каз ите һәм бройлерлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Ютазыдан сыр ясау остасы Рәсимә Сабирова үз куллары белән әзерләгән сырлар да һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итте. Кышкылыкка дип ябылган салатлар да күп иде. Һәм, әлбәттә, каклаган ризыклар һәм тазә алма-грушалар сатып алучыларның кәрҗиненә менә төшәм дип торды. Бәяләр дә кулай иде.
Ярминкәгә район җитәкчеләре дә килде. Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина товарларның бәясе һәм сыйфаты белән танышты.
Биредә һәркем күңеленә хуш килердәй сый-нигъмәт таба алды. Мондый ярминкәләр сатып-алу урыны гына түгел, алар халыкны бер урынга җыя, күңелле мохит тудыра, тәҗрибә уртаклашу, аралашу, җирле берлекләрне туплау мөмкинлеге бирә. Светлана Самонина барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде. Мондый ярминкәләр күркәм йолага әверелер һәм киләчәктә дә безне шатландырыр дигән өметтә калабыз.
Район Мәдәният йорты солистлары һәм “Истоки” ветераннар хоры бәйрәмне моңлы җырлары белән бизәде. Урыссулылар артистлар чыгышын телефоннарына төшерде, чөнки алар һәркемдә туган җиренә мәхәббәт хисе уятырга сәләтле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев