Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләрдә-тарих

Батырлыкка тиң гомер

Урыссу бистәсендә яшәүче Елизавета Грибанова шушы көннәрдә 95 яше тулуны билгеләп үтте.

Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова котлады. Ул Елизавета Николаевнага иң җылы һәм ихлас теләкләрен җиткерде һәм чәчәк бәйләме белән бүләк тапшырды. Бу гаҗәеп хатын-кызның җилкәсендә – тулы бер чор, сугыш афәте, авыр хезмәт, шулай ук чиксез мәрхәмәтлелек, ныклык һәм күңелендә һәрвакыт яшәгән якты өмет. Елизавета Николаевна тумышы белән  Башкортстан Республикасы Туймазы районы Ардатовка авылыннан. Ул зур һәм ишле балалы гаиләдә туып үсә, анда, ул сөйләвенчә, җиде бала бер эскәмиядә утырган. Олы абыйсы Александр 1928 елда туган, аннан соң –мәкаләбез каһарманы, аннары Зинаида, Михаил, Владимир, Таисия һәм иң кечесе Григорий. Төпчек бала  әтисе яраланып,  фронттан кайткач, җиңүнең яуланган 1945нче елында дөньяга килә. Гаиләсе искә алуынча, табиблар әтиләренең кулын кисәргә теләгәннәр, әмма, Алланың рәхмәте белән, кулы исән кала.

Сугыш еллары бу гаилә өчен каты сынау була. Барлык илебез өчен дә шулай ук. Ачлык кечкенә Лизаның даими юлдашы була. Ә бит аларда сыер, сарык, тавыклар, күркәләр булган… Аннары гаилә зур бәрәңге бакчасын эшкәрткән. Баксаң, барысы да дәүләт салымнарын түләүгә киткән икән. Елизавета Николаевна сыкрану белән, әмма һич ачусыз бер очракны искә төшерә.

– Бервакыт бәрәңге ишелеп уңды. Без шундый шатлык һәм өмет белән казып алган бәрәңге уңышын базга тутырдык! Ләкин тиздән авыл советыннан килеп, бер генә бәрәңгене дә калдырмыйча алып киттеләр. Әниләре авыл хакимияте вәкилләреннән күпме генә ялварып сораса да, берни үзгәрми...

Гаиләләре  ул кышны авылдашлары ярдәмендә генә исән кала, ә бит алар үзләре дә мохтаҗлыкта яши, әмма якыннарын бәладә калдырмаганнар – кайсы он китереп бирә, кайсы бәрәңге…

– Хәтерлим, бер капчык ат кузгалагын җыябыз, әни шуннан аш пешерә. Ә ул бит инде су гына, аның туклыклылыгы да, куәте дә юк, – дип уртаклаша Елизавета Николаевна истәлекләре белән. - Яисә туңган бәрәңгедән нәрсәдер  әзерли безгә ашарга. Сугыш вакытында эш көннәренә кура җиләге бирделәр, аны ашап  туеп буламы инде?

Әтиләре кайткач, тормышлары кискен үзгәрә. Үзләренең колхозларында азык-төлек белән кытлык булуын аңлап, әтисе өлкән улы Александр һәм мәкалә героинясы белән күрше Исмаел авылындагы колхозда эшли башлый. Аннары алар 450 хезмәт көне эшләгәннәр! Гаилә өчен бу зур байлыкка әверелә. "Баедык!" – дип көлә Елизавета Николаевна. Хезмәт көннәренә бер центнер бодай, солы, арыш, тары, кишер, бәрәңге, чөгендер бирделәр. Һәм өйдә, ниһаять, чын, хуш исле икмәк һәм пирожкилар исе чыкты.

12 яшьтән үк Елизавета Николаевна  колхозда дуңгызлар карый. Терлек саны зур. Казан өстендә 50 чиләк су сыешлы мичкә тора, аны кыз бала берүзе тутыра. Кайнар су дуңгызларга азык әзерләүгә тотыла . Авыр һәм туктаусыз  хезмәт. Шуңа күрә мөмкинлек туу белән, Елизавета Николаевна Урыссу эшчеләр бистәсенә килеп эшкә урнаша. Әбсәләм комбинатында, ДОКта эшли. Аның бик күп бүләкләре арасында "Фидакарь хезмәт өчен" медале аерым урын алып тора. Шушы ук Урыссу бистәсендә Елизавета Николаевна үзенең язмышын таба. Ул Николай Иванович Грибановка кияүгә чыга, алар бергәләп тимер юл вокзалы  төзелешендә катнаша. "Яхшы кеше һәм гаҗәеп гаилә башлыгы иде", – дип искә ала ул ире турында. Алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Дөрес, улының гаиләсе 1989 елның июнендә Аша шәһәре янында булган коточкыч тимер юл һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак була. Биш кешедән торган гаилә – безнең героиняның улы, килене, аның әнисе һәм ике оныгы – Семипалатинскта ялдан кайтып килгән булалар … Бүген юбиляр кызлары һәм оныгы кайгыртуы белән яши. Кызлары сүзләренә караганда, ул күп эшне үзе башкара –ашарга да пешерә, алар өчен мунча да яга.

Бу тормыш тәҗрибәсе туплаган, күзләре мәрхәмәтлелек һәм җылылык белән балкып торган хатын-кызга карап, төп байлыкның матди иминлектә түгел, ә рух көчендә, бөтен газапларга карамастан мәхәббәтне һәм кешелекне саклап кала белүдә икәнен аңлыйсың. Елизавета Николаевна ачлык һәм авыр сынаулар  аша үтеп тә,   мәрхәмәтлелеген югалтмаган, ә гомере буе игелек кылып,  үзенә ярдәм иткәннәргә дә рәхмәтле булып яши.<>

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев