Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләрдә-тарих

«Биисем килә» һәм «ашыйсым килә» арасындагы упкын

Хәтер һәм кайгы көне кысаларында, Ленинград укучысы Лена Мухина көндәлегенә таянып, тормыш һәм сугыш хаклыгына кыскача тукталып үтик.

1941 елның 22 июне — Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата ватандашларыбыз күңелендә кара төс белән сугарылган. Шулай да буыннар хәтерендә ул якты хәсрәт-авыртыну тойгысы буларак кала. Без батырлык, сугышлар һәм югалтулар саны турында сөйләшергә күнеккәнбез. Ләкин бүген, Хәтер һәм кайгы көнендә, фаҗига күләмен генә түгел, ә бәлки һәрбер аерым кешене дә искә аласы килә. Каһәрле сугыш кеше гомерен генә түгел, безгә үтә гадәти тоелган шатлык хисен дә тартып ала. 
Һичбер кайгы-хәсрәт килмәс кебек тоела ул чакта. Әйе, радиодан еш кына «Иртәгә сугыш булса...» җыры яңгырый, әмма ләкин кем генә моны җитди кабул итте икән соң? Бигрәк тә яшьлек мәлендә... Якты дөнья җимерелүгә нибары бер-ике атна. Илебездә җылы июнь иртәсе тантана итә. Бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары кебек үк, кыз-егетләр таңны каршылый, гашыйк була, планнар кора һәм, әлбәттә, туйганчы шаяра, көлә. Ак күлмәкле кызлар, ак күлмәкле малайлар. Һава бәхет тойгысы белән тулы...
Менә ул, шул чорның тере шаһиты — «Лена Мухинаның блокада көндәлеге» китабы. Бүген Дәүләт архивында саклана торган кулъязма безләргә Ленинград укучысы авазын җиткерә сыман. 1941 елның 9 июнендә ул болай дип яза: 
«...Без мәктәптән чыктык, подъезд кырында туктадык. Эмма әйтә: „Әй, кызлар, өйгә кайтасы килми. Минем биисем килә“, ди. Тиздән бар кызлар да иркенләп биергә теләүләрен сизделәр булса кирәк. Мәктәптә түгел, ялгыз да түгел, ә нәкъ менә кемнеңдер фатирында, һәм дә малайлар белән бергә».
Арытаба кызлар шау-шулы төркем булып, шәһәрне бер итеп, сыйныфташларын эзли китә... Чын тормыш була бу. Җәй. Бар дөнья чәчәктә. Ул чагында башкача булуы мөмкин дә түгел кебек тоела. Лена, «гүзәл күңел омтылышларына» бирелеп, горурлык хисен читкә куеп, малайлар артыннан йөгерүләре турында җентекләп тасвирлый. Их яшь вакытлар, гөнаһсыз, шаян-җор чаклар. Ни аяныч. Тиздән кызның көндәлегендә бөтенләй башкача язмалар пәйда булачак... Кичә генә җырлаган һәм биегән тормыш берничә көннән тәмугка әвереләчәк. Биюләр турында язган шул ук Лена берничә айдан көндәлегендә бөтенләй үзгәчә юллар теркәячәк. Йөрәк әрнеткеч юллар:
«Бомбоубежищега баскычтан дөбердәп кешеләр коела, берәүләр балаларын кочаклаган, икенчеләре әбиләргә ярдәмләшә...»
Инде хәзер чынбарлык таләп иткән төп сүз, куркыныч һәм гади сүз. «Ашыйсы килә»... Лена киләчәккә, тыныч тормышка хат яза:

«Сугыштан соң яңадан тынычлык урнашкач... мин бер кило кара ипи, бер кило прәннек, ярты литр мамык мае сатып алырмын. Ипи белән прәннекләрне турармын, май белән мул итеп сылармын да, барысын да яхшылап болгатырмын, аннары аш кашыгы алырмын да туйганчы ашармын». 

Ә алга таба исә китап укучының күңелен чиктән тыш арыганлык хисенә хөкем сыман яңгыраган юллар өзгәли: 
«Минем баш мие инде бернигә дә игътибар итми, ярым йокыдагы кебек яшим. Көннән-көн көчсезләнә барам... Энергия бөтенләе белән юк. Хәтта озакламый китү хәбәре дә бернинди тәэсир калдырмый. Моннан бер ай элек, артык икмәк кисәге өчен дөнья читенә барырга да әзер идем, ә хәзер ачлыкны бөтенләй диярлек тоймыйм, гомумән берни дә сизмим».
Лена Мухинага бәхет елмая — ул исән кала. Ләкин аның 41-нченең июнендә шашып биергә теләгән сыйныфташларына котылу насыйп булмый. Аларның күбесе инде хәтердә генә яши. Сугышлар гомумән кешелек төшенчәсен юк итә. Кешеләрне күләгәгә әверелдерә, һушларын югалттыра, бер кисәк икмәкне иң зур бәхет, ә тыныч күкне тормышка ашмаслык хыял сыман күзалларга мәҗбүр итә. Әмма нәкъ менә безнең ватандашларыбыз, каһарман ветераннарыбыз, әлеге башка сыймас сынаулар аша үтеп, исән кала гына түгел, бөек Җиңү яулауга дә ирешә. Һич арттыру булмас, алар дөньяга чын мәгънәсендә тынычлык бүләк итә. Хәтер һәм кайгы көнендә без Җиңү таңына кадәр барып җитә алмаганнар каршында баш иябез һәм Җиңү яулаучыларга ихлас «рәхмәт» белдерәбез. Без сугышның куркыныч һәм ачы хакыйкать икәнлеген хәтерлибез. Әмма тормышның моңарчы да булган якты, яшь хатирәсен онытмыйбыз, бүген дә күз карасыдай сакларга омтылабыз. «Биисем килә» һәм «ашыйсым килә» арасындагы тирән упкынны хәтерлибез, әлегәчә бу юлларны укыйбыз һәм йөрәк аша үткәрәбез икән, димәк, рәхмәтебез тере. Хәтер яши. Һәм халык та исән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев