Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләрдә-тарих

Зилә Вәлиеваның вәкаләтләре тәмамланган

Алты ел Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе вазифасында эшләгәннән соң Зилә Вәлиева эштән китте. Аның вәкаләтләре 20 гыйнварда тәмамланды.

Яңартылган палатаның беренче утырышында яңа рәисне сайлау планлаштырыла. VIII чакырылыш Иҗтимагый палатаның 60 кешедән торган яңа составы узган ел ахырында формалаштырылды. Аңа республикада танылган җәмәгать эшлеклеләре, табиблар, эшмәкәрләр һәм яшьләр вәкилләре керде.

Зилә Вәлиева - сәяси тормышның төп шәхесләреннән берсе һәм иң көчле хатын-кыз сәясәтчеләрнең берсе. Ул хезмәт юлын 1970 елда Уфада "Ленинец" яшьләр гәзитенең журналисты  вазифасыннан башлаган. Аннары "Вечерняя Казань", "Советская Татария", "Известия Татарстана" гәзитләрендә эшләгән. Сәяси карьерасын 1992 елда Татарстан Республикасы Югары Советы рәисенең беренче урынбасары булып башлый. Төрле елларда ул матбугат эшләре министрлыгын, мәдәният министрлыгын җитәкләде.  2012 елның маеннан "Казан Кремле" дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры булды. 2020 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасын җитәкләде.

https://dzen.ru/a/aXHXWdSrMzjMstUz?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев