1 гыйнвардан пенсиясенә 10 мең сум өстәмә акчаны Татарстанда кемнәр алачак?
Татарстанда кайбер кешеләренең пенсияләре 1 гыйнвардан 10 мең сумга артып киләчәк. Бу кемнәргә кагылачак – бу хакта «Татар-информ» материалында.
Пенсиягә шундый ук зур күләмдәге өстәмәне декабрь аенда 80 яше тулган пенсионерлар, шулай ук I группа инвалиды дип танылган кешеләр алачак, чөнки аларга пенсиянең билгеләнгән өлеше икеләтә күләмдә билгеләнәчәк. Исегезгә төшерәбез, 1 гыйнвардан пенсиянең билгеләнгән күләме 9 584,69 сум тәшкил итәчәк.
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, арттыру ике нигезләмәнең берсе буенча гына билгеләнә - яисә яшь буенча, яисә инвалидлык буенча.
Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминиятләштерү пенсияләре 7,6% ка индексацияләнәчәк. Димәк, әлеге ике өстәмәне бергә кушсак, кайбер татарстанлы пенсионерларның түләү күләме 10 мең сумнан артыгракка артачак.
Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/pribavka-10-tys-rublei-k-pensii-s-1-yanvarya-kogo-kosnetsya-v-tatarstane-6010063?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop&utm_referrer=https%3A%2F%2Fdzen.ru%2Fnews%2Fstory%2Fe71d1f9b-a250-524a-b1b4-2cf607cde611
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев