Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

100 яшьлек Фәүзия әби җир йөзендә тынычлык булуын тели

Кәрәкәшле авылында гомер кичерүче Фәүзия Хәлиуллина бүген үзенең бер гасырлык юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Район җитәкчелеге исеменнән Бөек Ватан сугышы ветеранын район советы аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова котлады. Юбилярга бүләк, чәчәк бәйләме, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын һәм Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырып, ул аңа изге теләкләрен җиткерде; аның ихтыяр көченә, зирәклегенә һәм районда, республикада, илдә барган мөһим вакыйгалардан хәбәрдар булуына соклануын белдерде. 

Бу көнне Фәүзия әбинең йорты кунаклар белән тулы иде. Хөрмәтле ветеранны тәбрикләргә туганнары, якыннары, күршеләре җыелган. Аларның һәрберсе аның мөстәкыйльлегенә, аек акылына соклануын белдерде. Кәрәкәшле авылының ветераннар һәм хатын-кызлар советы вәкилләре, авылның иҗат коллективы, баянга кушылып, аңа җыр бүләк итте. Котлауларга Кәрәкәшле җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев тә кушылды. Ул билгеләп үткәнчә, үзенең хөрмәтле якташы гына түгел, ә укытучысы да булган Фәүзия Хәлиуллинага үз рәхмәтен белдерер өчен авылның хуҗалык җитәкчесе иртәгә киләчәк. Әйе, Фәүзия Исмәгыйль кызы — ветеран-педагог. 1946 елда ул Бөгелмә укытучылар училищесына укырга кергән. Аны тәмамлагач, яшь укытучы Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныфларында балаларга белем биргән. Ихтирамга лаек укытучы эш дәверендә шактый бүләкләргә лаек булган. Аларның иң мөһиме — хезмәтенең якташлары тарафыннан танылуы, халыкның зур хөрмәте.

— Бүгенге юбилейга килгән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм, — дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга. — Балачагымдагы һәм яшьлек елларымдагы шактый авырлыкларга һәм мохтаҗлыкка карамастан, тормышым яхшы булды. Сугышлар, әлбәттә, һәрвакытта булган. Язмышым Бөек Ватан сугышы белән бәйле булганлыктан, ул сугыш минем өчен иң авыры булып тоела. Ләкин җиңел сугышлар булмый. Беркайчан да. Мин бүген дәүләтләр белән идарә итүчеләрнең барысының да кан коюны, сугышларны булдырмау өчен мөмкин булганның барысын да эшләүләрен телим. Күкләребез тыныч булсын. Киләчәк буыннар утлы елларны беркайчан да күрмәсен.
Тулырак мәгълүматны «Ютазы таңы» гәзитеннән укый аласыз.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев