100нче маскировка челтәре әзер!
Каразиреклеләр Җиңүне якынайта
Ютазы районы Иске Каразирек авылы Мәдәният йортында чып-чын тантана узды — биредә ирекле ярдәмчеләр (волонтерлар) үз эшенең мөһим уңышын билгеләде. «Балыкчылар» ирекле ярдәмчеләр (төркеме әгъзалары Ватанны саклаучылар өчен 100нче маскировка челтәре әзерләүгә кереште. Ык елгасы буенда урнашкан бу авыл күптәннән балыкчылык йолалары белән дан тоткан. Каразиреклеләрнең күбесе борын-борыннан балыкчылык белән үрелгән ятьмә ярдәмендә шөгыльләнә. Махсус хәрби операция башлангач, алар да читтә кала алмады әлбәттә. Ил сагына баскан яугирнең әнисе- Илмира һәм тормыш иптәше Руфия Сираевалар беренчеләрдән булып челтәр үрүгә керешә. Башта алар өйләрендә үрә башлый, аннары мәдәният йортына күченеп, башка авылдашларын да җәлеп итәләр бу экә. Шулай итеп челтәр үрү буенча ирекле ярдәмчеләр үзәге оештырыла.
Бәйрәмгә җирле авыл биләмәсе һәм ветераннар советы вәкилләре килде, алар, Гөлмирә Сарайкина төшереп әзерләгән видеороликны карап, волонтерлар үзәге эше белән танышты. Чәмле ирекле ярдәмчеләргә район башлыгының рәхмәт хатлары һәм авыл биләмәсеннән бүләкләр тапшырылды. Әмма бәйрәмнең иң тантаналы өлеше алда иде — залда кыска вакытлы ялга кайткан хәрби Айдар Сираев үзе пәйда булды. Ир узаманын көчле алкышлар, шатлык һәм кайнар кочак белән каршы алдылар.
«Саклаучы-яклаучыларыбызга булыша алуыбыз белән шат без, — диде Илмира Сираева. — Фронтка ярдәм күрсәтүдә безнең белән булган, читтә калмаган бар кешегә рәхмәтле мин. Фәкать бердәмлек белән генә уртак Җиңүне якынайта алачакбыз!»
Бу көнне ирекле ярдәмчеләр хөрмәтенә җырлар, шигырьләр, котлаулар яңгырады. Укучыларның берсе — Риналь Әхмәтов «Встанем» дип аталган дулкынландыргыч җыр башкарды. Хис-тойгыга бай бу мизгелләр Иске Каразирек халкын армия һәм Ватанга ярдәм итүдә уртак омтылыш берләштерүен янә бер кат раслады.
Бу мөһим эшне күңелен һәм йөрәген биреп башкаручылар алдында баш иябез. Сезнең ярдәм бәһалап бетергесез, ул яугирләрне яңа җиңүләргә илһамландыра.
Махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләр өчен һәр посылкага пөхтәләп салалар «алтын балык», өмет һәм туганнар белән элемтә билгесе дә ул. Волонтерлар тарафыннан мәхәббәт һәм хәстәрлек кушып үрелгән бу балыклар ярдәмчеллек һәм бердәмлек рухы белән сугарылган. Солдат, посылканы ачып, бу балыкны кулына алгач, меңнәрчә чакрым ерактагы кешеләрдән бөркелгән җылылыкны тоя, янә бер кат үзен онытмауларына инана.
Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев