Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Абдурахмановлар гаиләсе район данын лаеклы яклады

Казан шәһәренең Галиәскар Камал театры сәхнәсендә «Тарихта без эзлебез» бишенче юбилей республика шәҗәрәләр бәйгесенең финалы узды.

Анда Ютазы районы данын талантлы, тату Абдурахмановлар гаиләсе лаеклы рәвештә яклады.

Әлеге бәйге шәҗәрә традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, гаилә бәйләнешләрен һәм буыннар дәвамлылыгын ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсе тарихына кызыксынуын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Фестиваль февраль аенда старт алган иде. Башта аның район этабы узды. Анда үз шәҗәрәләрен 12 гаилә тәкъдим итте. Башкалабыздан килгән мәртәбәле жюри алар арасыннан бәйгенең зона этабында катнашу өчен Абдурахмановлар гаиләсен сайлап алды. Зона этабы Мөслим районында март аенда узды. Анда Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Азнакай, Ютазы, Лениногорск районнарыннан килгән сигез гаилә үз көчләрен сынады. Бәйгенең зона этабында да безнең Абдурахмановлар гаиләсе сынатмады. Ата-бабаларыннан сакланып килгән гореф-гадәтләрен, үз талантларын күрсәтеп, бәйгенең финалына узды.

Һәм менә, ниһаять, 15 май – Гаилә көне уңаеннан, Галиәскар Камал театры сәхнәсендә алты команда бәйгенең финал этабында катнашты. Бу юлысы Абдурахмановлар гаиләсе Казан, Аксубай, Кайбыч, Саба һәм Зәй районнарыннан килгән гаиләләр белән көч сынашты. Барлык гаиләләр дә бик көчле, нык әзерлекле килгән иде.

 Фестиваль программасы кысаларында, һәрберсе үзләренең гаиләләре әзерли торган милли ризыклары турында сөйләделәр. Ә бәйгенең икенче өлешендә “Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем нәселем!” этабында командалар үз шәҗәрәләрен концерт номеры белән тәкъдим иттеләр һәм милли костюмнарын күрсәттеләр. Абдурахмановлар гаиләсе гаиләләренең яраткан ризыгы – балан бәлеше әзерләгән иделәр. Ә сәхнәдә алар иҗади гаилә буларак, һәрберсе үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Гаиләнең иң өлкән катнашучысы Фәния апа Абдурахманова үзенең моңлы тавышы белән баянга кушылып җырлаганда, зал тып-тын булып аны тыңлады, ә гаиләнең иң кечкенә әгъзасы Айдан, әле нибары ике яшь булуга да карамастан, сәхнәдә  үзен нәкъ йолдызларча тотты.

Шуны да әйтеп узарга кирәк, бәйгегә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул, күргәзмәләр белән танышып чыкканнан соң, катнашучыларны сәламләп:

-  Сезнең гаилә тарихы — сезнең өчен генә түгел, ә сездән соң килгән буынның – сезнең балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз өчен дә бик кирәк. Хәтерне саклап калу һәм аны киләсе буынга җиткерү мөһим. Еллар узу белән без үткәннәр турында — үз илебезнең, туган ягыбызның, гаиләбезнең тарихы турында ешрак уйланабыз. Татарлар турында элек-электән алар үзләренең ата-бабаларының җиде буынын белергә тиеш дип сөйләгәннәр», - диде.

         Бәйге азагында республикабыз җитәкчесе: “Барлык гаиләләр дә беренче урынга лаеклар. Бу бик яхшы мисал, чөнки гаилә кыйммәтләре илебезне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Һәр гаилә — ул төбәк, республика, ил тарихы", - дип билгеләп узды. 

Абдурахмановлар гаиләсе тамашачы күңелен үзләренең талантлары, бердәмлекләре һәм үз нәселләренең тарихына мәхәббәтләре белән яулап алдылар, гаилә мөнәсәбәтләренең үрнәген күрсәттеләр, фамилия реликвияләре һәм риваятьләре белән шаккаттырдылар.

Әлеге бәйгедә катнашу гаиләне тагы да ныгытты, аларны бердәмлектә, татулыкта сынады. Абдурахмановлар гаиләсе бәйгене лаеклы узып, районыбыз данын республикада тагын бер кат таныттылар.

Саннар: 5 ел эчендә бәйгедә 45 районнан 700 артык гаилә катнашкан – бу 10 мең кешедән артык дигән сүз. Катнашучыларның иң яшенә 4 ай, ә иң өлкәненә 97 яшь.

Лилия ГӘРӘЕВА, районның архив бүлеге җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев