Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аларның ике улы да махсус хәрби операциядә

Ютазы авыл җирлегенең Ык авылыннан Марсилә һәм Мөслим Хәлфиннәр бүгенге көндә контракт буенча хезмәт итүче улларының исән-сау әйләнеп кайтуын көтеп яши.

Хәлфиннар гаиләсе күптән инде лаеклы ялда. Марсилә Идият кызы үз вакытында Ютазы мәктәбендә география укыткан, Мөслим Мөхетдин улы - киң профильле механизатор. Ул бүген дә урып-җыю чорында комбайнга утыра ала. Аларның ике уллары да флотта хезмәт иткән. Өлкәне - 1979 елда туган Илгиз Ерак Көнчыгышта, ә кечесе - 1988 елда туган Илнур Төньяк флотта булган.

- Армиядә хезмәт иткәннән һәм Кара диңгез флоты белән контракт төзегәннән соң, Илнурны алты тапкыр Сүриягә җибәрделәр, - ди Марсилә апа. - Демобилизацияләнгәннән соң, ул медальләр тагып өйгә кайтты, без моңа, әлбәттә, бик шатландык. Баланың исән-сау әйләнеп кайтуы - әти-әни өчен әйтеп бетергесез бәхет. Аннары ул Урыссуда Россгвардиягә эшкә урнашты. 2021 елда махсус хәрби операция башлануы турында игълан иттеләр. Һәм Илнурны хәрби комиссариатка чакырып алдылар, анда ул өч айга контракт төзеде. Аннары контрактын тагын бер елга озайтты. Аның бот сөяге яраланды. Госпитальдә дәваланганнан соң, өйгә ялга кайтты. Киләсе елның май аенда ул өйгә бөтенләйгә кайтыр, дип өметләнәбез.

Олы уллары Илгиз исә үзе дә инде ике бала әтисе. Казанда яши. Аның һөнәре тыныч һөнәрләрдән санала, әмма хәрби. Илгиз Хәлфин “тиз җавап бирү” төркемендә эшли. Билгеле булганча, мондый бүлекчәгә яхшы сугышчан әзерлектәгеләрне генә алалар. Энесе  кебек үк, ул контракт буенча дүрт айга хезмәт итәргә китә. Бу 2023 елның август башы була. Ай ахырында, өч иптәше белән сугышчан бирем үтәгәндә, аның аягы җитди яралана. Марсилә апа әйтүенчә, алар мина шартлавына эләккән. Хезмәттәшләренең берсе урында ук һәлак булган, икенчесенең язмышы билгесез, ә Илгиз өч көн аңсыз хәлдә урманда яткан. Бәлки нәкъ менә шушы аяныч хәл (вакытлыча “тавыш-тынсыз” ятуы) сугышчыны коткарып калгандыр да. Башта Илгиз Мәскәү госпиталендә дәвалана, аннан соң аны Краснодарга җибәрәләр, ул әле бүген дә шунда.

Өлкән Хәлфиннарның тормышы бүген илдәге һәм дөньядагы сәяси вәзгыять белән тыгыз бәйләнгән. Әгәр элек алар телевизорны фильм карау өчен генә кабызган булса, хәзер һәр яңалыкны игътибар белән тыңлыйлар. Әлбәттә, тапшыруда катнашучылар һәм алып баручылар тарафыннан яңгыраган сүзләр арасыннан иң мөһимен - хәрби бәрелешләрнең кайчан тәмамланачагын белергә тели алар. Һәркемне сугышчан яклар тарафыннан түгел, ә дөньяны җиңәргә тырышкан ниндидер караңгы көчләр тарафыннан башланган бәрелешләр кайчан бетәр, дигән сорау борчый. Ә әлегә... Әлегә безнең һәрберебез, снаряд шартлауларыннан һәм миналы кырлардан ерак булсак та, уйларыбыз белән якташларыбыз янында. Сугышта булучылар күп сөйләми, ләкин бу мөһим дә түгел. Аларның бурычлары башка. Шуларның иң әһәмиятлесе – исән-сау туган якларына әйләнеп кайту.

Марсилә һәм Мөслим Хәлфиннар май аен түземсезлек белән көтә. Алар якташларына (район җитәкчелегенә, авыл хатын-кызларына, фермер хуҗалыгы башлыгы Альберт Вафауллинга, Фәйсхановлар гаиләсенә, «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексына, Роберт белән Рәисә Вафауллиннар гаиләсенә) махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә гуманитар йөк җыюда һәм аны озатуда, улларына исемле посылкалар юллауда һәртөрле ярдәм күрсәткәннәре өчен бик рәхмәтле.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев