Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аның эше район җитәкчелеге тарафыннан бүләкләнде

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм тармакта югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен, 2023 ел йомгаклары буенча, «Удача» торак милекчеләр ширкәтенең ишегалды җыештыручысы Владимир Мошков район башлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Рәхмәт хатын район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина тапшырды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Владимир махсус хәрби операциядә хезмәт итү өчен контракт төзегән.

— Туганнарым бармаска үгетләп карады, — ди ул, — әмма мин сайладым инде. Яшермим, шикләрем булды һәм бу карар турында берничә ай буе уйлап йөрдем. Чынлыкта, мине биредә бернәрсә дә тотмый инде, хатынымны күптән җирләдем. Күптән түгел әнием дә вафат булды.
Хәрби хезмәттән курку һәм шикләнүләрне ничек җиңеп чыктыгыз, дигән сорауга ул: «Әлегә кадәр җиңә алмадым. Урынга барып, хезмәткә керешкәнче, андагы хәлләрне ахырга кадәр аңлап бетерә алмаячакмын». 

Владимир озак еллар дәвамында «Удача» торак милекчеләре ширкәтендәге иң яхшы хезмәткәрләрнең берсе булды. Махсус хәрби операция зонасына киткәнче, ул әле эшен дәвам итәчәк.

Әлфия ХАФИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев