Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Арсен чабыш атын да уза

Ютазы авылында туып-үскән Арсен Шәмгуллин белән без укучыларны кыскача таныштырган идек инде: ул Кымыз бәйрәме көнендә мәйдандагы һәммә кешене таңга калдырды.

Чапкын ат белән тизлектә ярышу –  кеше мөмкинлекләре кысасына сыймый кебек. Дөресен әйткәндә, мондый спорт төре хәтта гамәлдә дә юк. Ютазы районы спортның күп төрләре буенча төрле дәрәҗәдәге ярышларда дан казанды дип әйтү арттыру булмас. Әмма ләкин кеше  аттан алда чабып барсын әле!.. Юк, андый хәлне күрергә дә, ишетергә дә туры килмәгән иде моныңчы. Арсен Шәмгуллинга 41 яшь, ул махсус хәрби операция ветераны, өч бала атасы. Бүгенге көндә гаиләсе белән Лениногорскийда яши. Махсус хәрби операция төбәгендә разведрота бүлегенә җитәкчелек иткән. 2022 елда СВОга хезмәткә киткәнче шәһәр мәктәпләренең берсендә физкультура укытучысы булып эшләгән, янә дә җиңел атлетика буенча тренер вазифаларын башкарган. Аның хезмәт кенәгәсендә Казанның спорт мәктәпләрендә  укытучылык эшчәнлеге дә исәпләнә. Ягъни спорт Шәмгуллинны гомер бакый озата килә. Аңлашыла да, чөнки аның әтисе Арсен Зирәк улы да  үз вакытында Ютазы мәктәбендә физкультура укыткан, җиңел атлетларны күнектергән. Шуңа күрә Ютазы мәктәбен тәмамлаган Арсен Шәмгуллинның булачак һөнәрен спорт һәм физик мәдәният белән бәйләве гаҗәп түгел. Ул Кама дәүләт физик мәдәният, спорт һәм туризм академиясен тәмамлаган. Һәм тагын да. Аның акваланг белән су астында йөзү инструкторына халыкара таныклыгы бар. Исегезгә төшерәбез, якташыбыз мәйданда җайдаклы атны узып китәргә тырышты. Әлбәттә, кыска – 60 метр арада. Һәм ул бу максатына иреште! 
 – Сезнең мавыгу төренең исеме бармы? -  дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
 – Юк, - дип җаваплый ул. –  Башлыча кызык, яңа төр сынау өченгә ул ярыш. Дөресрәге,  онытылган гамәлне яңарту. Әйткәнемчә, бу спорт төре белән  бабамның бабасы Шәмсулла карт шөгыльләнгән. Мөгаен, Сабан туйларында ул да шаярту катыш йөгерү сәләте белән таң калдыргандыр – чабып баручы атны узып киткәндер. Баганадан баганага кадәр йөгергәндер. Ул хакта миңа бабай сөйләгән иде. Аның исеме Зирәк Гали улы, Шәмсулла бабай аның дәү әтисе булган.
 – Мавыгуыгыз күптәннәнме?
 –  Беренче тапкыр менә Кымыз бәйрәмендә сынап карарга булдым. Сүз уңаеннан, бу көнне көчле җил исте, монсы инде йөгерүчегә булышмый. Беренчедән. Икенчедән, аяк асты йомшак җир,  йөгереш юлы түгел, өстәвенә беркадәр күтәрелешкә дә бара. Бабамның ни рәвештә уңышка ирешүе аңлашыла дип уйлыйм. Ул бит мулла булган, күп гыйбадәт кылган, биш тапкыр намазын калдырмаган. Мөгаен, Аллаһы Тәгалә аңа шуның өчен аеруча чыдамлык биргәндер дә. 
 –  Рух көче һәм чыдамлык мәсьәләсендә барысы да аңлашыла. Эш нәселдә. Шул гына. Ә менә сез түбәтәйдә йөгердегез. Бу дин белән бәйле түгелме?
 – Әйе, мин диндәмен. Намаз укыйм. Моңа сугыш юллары аша киленде. Анда бит дөнья төзелешен аңлау, үз-үзеңне Күк белән Җир арасында тою  башкача. Дөреслек белән ялган арасындагы юл бик кыска. Дөреслек шунда ки, үлемгә баручы исән калырга  һәм шуны теләргә тиеш. Еш кына кеше уйларын дога  ярдәмендә түгел, шыксыз сүзләр белән “бизи”. Ике яклап та катлаулы мәсьәлә. Бердәм Күк йөзе астында, бар нәрсәне күрүче Аллаһы Тәгалә  каршында сугышчылар  авыр юлын дәвам итә. Һәм дә һәркем ул юлның ахырына ышана. Барлык сугышлар да иртәме-соңмы бетә бит. Тизрәк булсын иде... 
Сүз уңаеннан,  ат белән узышу дигән исемдәге спорт ярышы  юк. Кайчандыр Ютазы җирендә барлыкка килгән әлеге шаян спорт  төрен шушы ук җирдә туып-үскән кеше тергезгән, дип саныйк. Күп кенә шәһәрләрдән һәм авыллардан килгән тамашачыларга җиңел атлетның үзенчәлекле чыгышы ифрат ошады. Әйткәндәй, Арсен Шәмгуллин шундый төр  бәйрәмдә катнашырга Лениногорск вәкилләреннән  чакыру алды да инде. Күп вакыт та үтмәс, безнең спортчының дәвамчылары  барлыкка килер, дигән уйда калыйк.
Мәгълүмат өчен. Арсен Шәмгуллин:
«Армия генералы Маргелов» ордены кавалеры, «Сугышчан батырлыгы өчен», «Батырлык өчен», «Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучы» медальләре белән бүләкләнгән.
Җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат, җиңел атлетика һәм тау йөгереше буенча республика, өлкә һәм Бөтенрусия ярышларында җиңүче һәм бүләкләнүче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев