Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Авыл өстендә гармун моңы яңгырады!

Каклыкүлдә гармунчылар, тальянчылар, баянчыларның "Уйнагыз, гармуннар!" район фестивале узды.

Каклыкүл авылында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына, шулай ук Ютазы районының 30 еллыгына багышланган «Уйнагыз, гармуннар!” чарасы үткәрелде.

Чараны «Илһам чишмәләре» вокал ансамбле ачып җибәрде һәм тамашачыларга бәйрәм кәефе бүләк итте.

Фестивальдә Ютазы, Көрәшбүләк, Каклыкүл авылларыннан, күрше Башкортстан Республикасының Октябрьский һәм Туймазы шәһәрләреннән гармунчылар катнашты.

Бу көнне сәхнәдән моңлы, күңелле һәм дәртле көйләр яңгырап торды. Һәр катнашучы инструментта җитез итеп уйный белүен һәм артистлык сәләтен күрсәтергә тырышты.

Фестиваль ахырында район мәдәният йорты директоры Рөстәм Абдурахманов Каклыкүл авылы клубы хезмәткәрләре Фәйрүзә һәм Фирдәүс  Мортазиннарга рәхмәт белдерде, мәдәният өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре өчен, мәдәният бүлеге җитәкчесенең рәхмәт хатын тапшырды. Иске Урыссу авыл җирлеге башлыгы Фәния Әминова да үзенең соклану хисләрен белдерде. Барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырылды.

Гармунчылар тамашачыларны бию көйләре астында озатып калды.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев