Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Бәйрәкә авылында яшәүче Илгизә Камаева 90 еллык юбилеен билгеләде

«Гомере буе туган җирендә», – Бәйрәкә авылында яшәүче, 90 яшен билгеләгән Илгизә Газизулла кызы Камаеваның язмышын нәкъ шулай билгеләп буладыр мөгаен.

Бу ханым – тере тарих, гомерен чыдамлылык һәм мәхәббәт белән туган туфрагында хезмәткә багышлаган кеше. Илгизә Камаева ерак 1935 елда Бәйрәкәдә Газизулла һәм Хәмдениса Фәйзуллиннар гаиләсендә дөньяга аваз сала. Балачагының иң истә калган хатирәсе – әтисе белән аерылышу. Әтисенә басуга төшке аш илтүе, шунда таныш булмаган машина һәм хәрбиләрне күрүе бүгенгедәй хәтерендә Илгизәнең. 1941 елның эссе июнь көне була бу. Бу хәлләр кичә генә булган кебек тоела аңа. 6 яшьлек Илгизә болын буйлап чәчкә җыя-җыя әтисенә ашарга илтергә бара. Үзен зур кыз итеп хис итә ул, чөнки аңа гаять җаваплы эшне ышанып тапшырганнар ич – җитмәсә, аны күреп, әтисе дә шатланачак һәм әлбәттә куян күчтәнәче белән сыйлаячак. Әтисе алдан әзерләп куйган кузгалак яисә юа булырга мөмкин ул. Шулардан да тәмле әйбер юк аның өчен! Кызчык таныш урынга килеп җитә, тик анда ниндидер машина һәм таныш түгел кешеләр тора. "Сау бул, кызым, мин фронтка китәм, әниеңә сәлам әйт яме!" – ди әтисе аны кысып кочаклап. Бу аларның соңгы очрашуы була. Әтисенең дулкынланган, борчулы йөзе, сүрәттәге кебек, Илгизәнең хәтерендә мәңгелеккә уелып кала. Тиздән гаиләгә Газизулла Фәйзуллинның хәбәрсез югалуы турында хат килеп төшә.
Озын гомерле апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Гаиләдә өлкән бала буларак, әнисенең төп ярдәмчесенә әверелә ул. Өлкәннәр белән беррәттән эшли: сыер сава, урман кисә, җир сөрә. "Башлыча кычыткан һәм башак белән туклана идек," – дип хәтерли Илгизә Газизулла кызы. Авырлыкларга карамастан, ул 6 сыйныфны тәмамлый, әмма башкача укырга мөмкинлеге булмый – эшләргә кирәк. Мәктәптән соң Илгизә гомерен колхозда эшләүгә багышлый. Шунда мәхәббәтен – Бәйрәкә егете Илгизәрне очрата. Ни кызганыч, бәхетләре озын гомерле булмый. Илгизә Газизулла кызы биш баласы белән 41 яшендә тол кала. Әмма сынмый ул, йодрыгын төйнәп, тешен кысып, балаларын лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстерә. Бүген Илгизә Газизулла кызы төпчек улы Илдар һәм килене Рәмзия гаиләсе белән яши. Киленен бик ярата ул, Ходай тарафыннан җибәрелгән бүләк дип исәпли. Озак еллар элек, улы Илдар белән бәрәңге казыганда, Илгизә күрше бакчада кулына чалгы тоткан яшь матур кызны күреп ала. "Улым, күр әле, менә шундый киленең булсын иде ул, әйе бит!"- дип әйтә. Ходай ишетә аны. Чалгылы кыз аның килене булып куя.
Илгизә Газизулла кызының бөтен хезмәт юлы авыл хуҗалыгына бәйле. Туган колхозында 32 ел сыер савучы булып эшли ул. Бүген ул терәге һәм шатлыгы булган 11 оныгы һәм 16 оныкчыгы белән горурланып яши.
Озын гомерле ханымны күренекле юбилее белән район һәм авыл хакимияте, ветераннар советы вәкилләре, шулай ук күпсанлы балалары, оныклары котлады. Зур ихтирам йөзеннән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов аңа Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллиннан котлаунамә, гөлләмә һәм истәлекле бүләк тапшырды. "Илгизә Газизулла кызына озак елларга җитәрлек ныклык-сәламәтлек, күңел көрлеге телибез!" – авылның ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева ихлас йөрәктән чыккан теләкләрен җиткерде. Бу теләкләр тормышка ашсын, юбилярның һәр туасы көнен газизләренең җылылыгы һәм мәхәббәте белән яктыртсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев