Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Бакчасына сокланып туймаслык!

Күркәм гадәт буенча, үзләренең олуг  юбилей көннәрендә Ютазы районы өлкәннәре ил Президенты Владимир Путиннан шәхси котлаулар кабул итә. 10 августта 90 яшен тутырган, Урыссу бистәсендә яшәүче Миңнехан Хөсәенов та Кремльдән шундый хат алды.

 

Ютазы районы башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм район ветераннар советы рәисе Владимир Петров юбилярга Президентның тәбрикләвен, истәлекле бүләк, Ютазы районы башлыгы исеменнән котлау хатын тапшырдылар. Ихлас котлаулар һәм изге теләкләр кабул итеп алган Миннехан Шәрип улы үзенең озын һәм авыр тормышы турындагы хатирәләре белән дә уртаклашты. Шунысы куанычлы, 90 яшендә дә аның хәтере искиткеч яхшы, акылы үткен.

Язмабыз герое Ютазы районының Кече Урыссу авылында туып үскән. Бөек Ватан сугышы башлану турындагы хәбәр аның тормышына кайгы-борчулар һәм авыр сынаулар да алып килгән. Үз хезмәтең белән эшләп табылган икмәк тәме аңа яхшы таныш. Миңнехан Хөсәенов төрле җирләрдә хезмәт куйган. Кайда гына эшләсә дә, аның турында хезмәттәшләре дә, җитәкчеләре дә бары мактап телгә алган.

Алар тормыш иптәше Әнисә Вәли кызы белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Миңнехан Шәрип улы балалары һәм алты оныгы өчен яраткан, кадерле бабай булып гомер кичерә.

Юлия ДӘҮЛӘТБАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев