Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Барлык туган-тумачасы аңа тартылган

Яссы-Тугай авылында яшәүче Рәсимә Әхмәдиева 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Андый кешеләр турында кайда туган – шунда ярап куйган диләр. Рәсимә  Габидулла кызы да тормышка мөнәсәбәте белән авылдашлары, туганнары һәм якыннары арасында зур хөрмәт казанган кеше. Өлкән яшьтәге бу ханымның тормышы исә кендек каны тамган җиренә турыдан-туры бәйләнгән. Яссы-Тугайда туган, биредә мәктәпкә йөргән, урта белем алгач, Каразирек мәктәбендә укыта башлаган. 
- Башлангыч сыйныфларда укыттыгызмы? – дип сорыйм юбилярдан.
- Юк, - дип сүзгә кушыла аның кызлары, - ул немец телен укыткан.  
- Кайдан өйрәнгән ул аны? 
- Мәктәптә укыганда, - дип аптырый кызлары. – Шуны әйтеп китү урынлы булыр, әни бик яхшы укыган, мәктәп фәннәре җиңел бирелгән аңа. Ул чакта мәктәпләрдә укытучылар җитмәгән, һәм аңа эшләргә тәкъдим иткәннәр. Рус теле һәм әдәбияты дәресләрен дә алып барган әле ул.  
- Каразиреккә җәяү йөргән димәк? 
- Әйе, - дип җавап бирә язмабыз каһарманы. – Ул елларда бу гадәти күренеш иде. 
Соңрак эш аны үз авылында эзләп таба. Рәсимә ханым бераз авыл клубы мөдире була, аннары Алабугада китапханәчеләр курсын тәмамлап, китапханәче булып эшли.  Аның хезмәт юлы, ничек кенә карасаң да, мәгърифәтчелек эшчәнлегенә бәйле. 
Туган авылында, 1958 елда ул  язмышын очрата һәм Яссы-Тугай егетенә кияүгә чыга.  Әйткәндәй, ул сөеклесеннән сигез яшькә зуррак була. Аны 1944 елда фронтка алалар, әмма ул җиңүдән соң да хезмәтен дәвам итә. Өйгә кайткач, механизатор, бригадир булып эшли. Алга китеп, шуны әйтәсе килә, Рәсимәнең әтисе – Габидулла Ибраһимов та Бөек Ватан сугышында алышкан. Каты яраланып, туган якларына әйләнеп кайткан һәм шундук колхоз тормышына җигелгән. Белемле бригадир булган, ач-ялангач булсалар да, авыр эш башкарырга мәҗбүр авылдашларының бар хәсрәтен аңлап эш иткән ул. Шуңа күрә тыныч тормышта да һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә ашыккандыр күрәсең. Гаиләдә Габидулланың кыш көне ат белән  Акбашка баруын әле булса тарих итеп сөйлиләр. Хатынының әти-әнисен алып килергә теләгән ул. Көн аяз була, тик кинәт күкне кара болыт каплый һәм буран котыра башлый. Акбаш кул сузымында гына кебек. Әмма юл көрт астында кала. Габидулла картларны төреп алып кайтырга дигән сарык тиресеннән тунын атына яба да, юл карарга китә.  Авыл ягына киттем дип уйлый ул, тик капма-каршы якка киткән булып чыга. Яу кырында кызганган аяусыз Газраил аны туган җире басуында эзләп таба. 
Язмабыз каһарманы – әтисе кызы. Бүгенге көн кешеләреннән аермалы буларак, ул бервакытта да үзе өчен яшәми. Барлык туган-тумачасы аңа тартыла, озак еллар урын өстендә яткан якын туганын тәрбияли. Инде үзләре дә өлкәнәеп барган кызлары елмаеп искә ала: 
- Әниебез артык кырыс булмаса да, без өлкән сыйныфта укыганда клубта тоткарлансак, өй ишеген бикләп куя иде. Шакып, әнинең орышканын тыңлап торырга туры килә иде. Еллар узгач кына әни белән әти иңендә күпме мәшәкать булганын аңладык, чөнки ул елларда ихатада берничә сыер асрала иде. Бозау һәм кош-корт, бакча турында әйтеп торасы да юк. Шул арада һәр Сабантуйга безгә яңа күлмәкләр тегеп кидертә иде.  Тиз тегә иде, нәкъ бәйрәм көнендә безне шатландырган чаклары күп булды. Соңрак без җәйге каникулда авылга кайтарган биш оныгын карарга ничек өлгерде икән ул? Аларны юындырып, йокларга салырга гына да күпме вакыт, күпме физик һәм ихтыяр көче кирәк булган бит! 
Рәсимә Әхмәдиева бүген кече кызы һәм кияве белән бергә, балалар тәрбиясе һәм хәстәрен тоеп яши. Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны котларга район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин килде. Аның котлауларына җирлек башлыгы, клуб мөдире, күпсанлы туганнары кушылды. Гөлләмәләр, елмаюлар, хатирәләр һәм... нигъмәтләрдән сыгылып торган табын. Лаеклы тормыш, лаеклы картлык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев