Безнекеләрне бел Акбаш авылында төп нигез
Тимербаевлар гаиләсенең мәхәббәт һәм хезмәт тарихы
Җәйнең матур көннәренең берсендә без Акбаш авылына барып юлыктык, нәкъ шунда Тимербаевлар гаиләсе белән таныштык. Ишегалдына керүгә, биредә ике йортны күрдек: берсе ата - ана җылысын саклаучы уңайлы агач өй, икенчесе исә мәхәббәт һәм хезмәт көче белән тергезелгән яхшы кирпеч йорт. Ике йорт бер-берсенә каршы, икесе дә ачык. Биредә, хуш исле чәчәкләр һәм шат балалар көлүләре белән тулы мохиттә, күңел түрен тибрәтердәй сөю һәм тугрылык тарихына ия зур-тату Тимербаевлар гаиләсе яши.
"Бу минем әти - әнием йорты, - безне балачак дөньясына әйдәгәндәй, горурланып сүз башлый Марат Тимербаев. – Без дүрт туган: Ирек Баулыда, Фәнил Урыссуда төпләнде, Илгизә апам Алабугада яши, һәм мин, төпчек, әти йортын бөтен туганнар җыела торган урын булырлык итеп саклап калырга ниятләдем».
Һәм хәзер һәр җәй биредә тормыш кайный, бертуганнар гаиләләре белән килә, йорт очрашу шатлыгы, яңгыравыклы тавышлар, күңел җылысы белән тула. Йорт эчендә барысы да ата-ана исән чагындагы кебек. Хәтта киемнәре дә, үткәннәрне хәтерләтеп, пөхтәләп эленгән килеш саклана. Кыш көне өйдә һаман булса мичтә утын шытырдый, стеналарны гына түгел, йөрәкләрне дә җылыта сыман...
Марат белән Лилиянең мәхәббәт тарихына килгәндә, ул Мәктәп урамында гөнаһсыз балачак уеннарыннан башлана. Лилия ата-анасы белән Акбашка ерак Кыргызстаннан, Урта Азиядәге хәвефтән качып килә. Мотоциклда йөргән Марат Лилиянең күз карашларын тоя. Ә бит Лилия, инде хәзер үзе әйткәнчә, мотоцикл тавышын ишетүгә, чиләк тотып егет каршына юри генә чыга торган булган. Яшьләр арасында әйтерсең лә мәхәббәт чаткысы йөгереп узган, ләкин язмыш аларны вакытлыча аерылырга мәҗбүр иткән. Марат армиягә китә.
Ике ел аерылышу бик озакка сузылган кебек. Яңа ел алды ыгы-зыгысында, Лилия бәйрәм кичен алып баручы роленә әзерләнгәндә, күрше кызы йөгереп кергән: "Марат кайтты!». Ул кичне, туган төбәккә әйләнеп кайткан солдатлар яңгыраткан дәртле “Алмагачларым " җырыннан соң, Марат Лилияне өенә озата барган. Шулай итеп аларның инде 20 ел дәвамында йөрәкләрен җылытучы Мәхәббәт тарихы башланган...
Бүген Тимербаевларның дүрт баласы - өч кызы һәм бер уллары үсеп килә. Олы кызлары Разалия белән Элина укудагы уңышлары белән сөендерә, ә кечкенәләре әле тормыш юлын башлый гына. Тимербаевлар гаиләсе – бердәмлек, үзара ярдәм һәм гореф-гадәтләргә тугрылык үрнәге ул. Ел саен бергәләп мәчеткә йөриләр, Гадел тавына менәләр, гөмбә һәм җиләк җыялар, туган көннәрен якыннары белән бергәләп үткәрәләр.
Яратулары һәм кайгыртулары өчен рәхмәт йөзеннән кызлары әти-әниләренә онытылмаслык сәфәр – Мәскәүгә сәяхәт бүләк иткәннәр. Укулары белән беррәттән кызлар үз хыялларын чынбарлыкка тормышка ашырып, эшләргә дә өлгерә икән. Разалия Русия Юстиция министрлыгы Русия хокук академиясенең икенче курсын, ә Элина Казандагы информация һәм элемтә техникумының беренче курсын тәмамлаган. «Сез безне үстергәндә, үзегез өчен вакыт табалмадыгыз, - ди сылулар. – Хәзер инде кечкенәләр белән бергә сәяхәт итегез, тормыштан ләззәт алыгыз!" Бу сәфәр чыннан да бөтен гаилә өчен чын могҗиза булган. Бөек Ватаныбыз башкаласының барча истәлекле урыннарын күрү бәхетенә ирешкән бит якташарыбыз!
Тимербаевлар гаиләсе – мәхәббәт, хезмәт һәм үз тамырларына тугрылыкның чын-какшамас учак булдыруга сәләтле икәнлегенең ачык мисалы. Нәкъ менә биредә рухи байлык, чиксез бәхет һәм үзара тулы аңлашу хөкем сөрә. Мондый гаиләләр күбрәк булыр дип ышанасы килә, чөнки фәкать алар бүгенге авылның таянычы һәм өмете ич. Һичшиксез, җитәр вакыт, Тимербаевларның уллары Илдан, йөрәге сайлаган сылуны төп нигезгә алып килеп, данлы нәселнең лаеклы дәвамчысы булуын исбатлар.
Сүз уңаеннан, Тимербаевлар гаиләсендә тагын бер кызыклы мавыгу төре бар! Алар ел әйләнәсендә үз өйләрендә лимон үстерәләр икән. Лимоннарга булган сөю Лилиянең әтисе Равил бабайдан күчкән. Кече балалар агачларны рәхәтләнеп карый һәм җимешләрнең пәйда булуын түземсезлек белән көтә. Ә лимоннар искитмәле – һәркайсының авырлыгы 565 граммнан арта һәм махсус куйгыч таләп итә. Лимоннар өлгергәндә өйгә нинди гаҗәеп хуш ис
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев