Бүген район мәдәният йорты мәйданында Донбасстагы сугыш корбаннары — балаларны искә алу көненә багышланган акция узды.
Чарага район җитәкчелеге, төрле бүлек һәм хезмәт җитәкчеләре, районның иҗтимагый оешма вәкилләре, балалар килде.
Бу көн 2022 елда Донецк Халык Республикасы башлыгы Денис Пушилин карары белән һәлак булган Донецк балалары истәлеген мәңгеләштерү максатыннан гамәлгә куелган. Бу көн очраклы гына сайланмаган — 2014 елның 27 июлендә Украина кораллы көчләре Горловка урамнары халкына «Град» җайланмаларыннан аткан, 22 җирле кеше һәлак булган, шуларның дүртесе — балалар. Алар арасында Кристина Жук һәм аның ун айлык кызы да булган.
Үләр алдыннан Кристина, кызын күкрәгенә кысып: «Кира, Кирочкам», — дип пышылдый… 2014 елдан башлап, Украина кораллы көчләренең хәрби агрессиясе нәтиҗәсендә 300 дән артык бала һәлак булган. Аларның гаиләләренә мәңге онытылмаслык кайгы ябырыла… Әлеге сүзләр район халкы өчен набат булып яңгырады, халкыбызның үткәндәге тарихи вакыйгаларын искә төшерде. Ул чакта иксез-чиксез Ватаныбыз киңлекләрендә гомер кичерүче күпсанлы милләт һәм дин вәкилләре бердәм рәвештә фашизмга каршы көрәште. Байтак еллар узгач, берәүләрнең икенчеләреннән өстен булу принциплары һәм кешелеккә каршы идеологиясе русиялеләрне кабат кулларына корал тотып, гомум кабул ителгән рухи-әхлакый нигезләрне якларга мәҗбүр итте. «Тигезлек», «туганлык», «кеше кешегә — дус, иптәш һәм туган» кебек төшенчәләр беркайчан да актуальлеген югалтырга һәм тулаем кешеләр сөйләме даирәсеннән чыгарга тиеш түгел.
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин чыгышында кызыл сызык булып, Ватан чакыруы буенча махсус хәрби операциягә хезмәт итәргә киткән һәркем нәкъ менә шушы принциплар сагында тора, дигән фикер яңгырады. Барлык ватандашлар белән беррәттән, районның һәр кешесе дә тугандаш халыкларны кара көчләр тартып керткән сәяси конфликтның хәл ителүен түземсезлек белән көтә… Һәркем үзе өчен үтә кадерле булган төшенчәләр-кыйммәтләр турында уйланды. Әлбәттә, безнең барлык уй-фикерләребез берчак тынычлык урнашуы, туганнарыбызның, якыннарыбызның өйгә кайтуы турындагы хәбәрне ишетүгә юнәлгән. Һәлак булганнар һәм бер гаепсез үлемгә дучар ителгәннәр истәлегенә бер Минут Тынлык… Чәчәк салу тантанасы… Дөньяда зирәк акыллы, көчле, ныклы, алдан күрүчән, төптән уйлап эш итәргә сәләтле кешеләр җитәрлек. Игелек кенә кешелек дөньясыннан читкә тайпылмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев